Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Татарча дәреслекләр авторлары Арчада
Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасыр тарихы булган Татарстан китап нөшрияты республика районнарында “Китап бәйрәме” дип аталган әдәби-мәдәни чаралар үткәрә.
Чираттагысы узган атнада Арчада “Казан арты” тарих-этнография музеенда булды. Икенче төрле итеп әйткәндә, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән Татарстан китап нәшриятында чыгарыла торган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторлары белән очрашу иде ул. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр катнашты.
– Китапсыз йортны тәрәзәсез йортка тиңлиләр, – диде Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. – Китапны кулга алып уку бернинди компьютер, Интернетны алыштырмый. Быел Арчада да, авылларда да әдәбият сөючеләрне барлау максатыннан әдәби мәйданнар оештырылды, яңа авторлар барлыкка килде. Бүгенге сөйләшү китап укучылар, әдәбият сөючеләр, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен аеруча зур мәгънәгә ия.
Очрашуны Татарстан китап нәшриятының укыту-методика эшләре идарәсе җитәкчесе Чулпан Ялалова алып барды. Матур әдәбият бүлеге мөхәррире, шагыйрә, язучы Фирүзә Җамалетдинова үз иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды, сорауларга җаваплар бирде. Ә сораулар аның иҗатын гына түгел, төрле темаларны үз эченә алган иде. Мәсәлән, “Былбыл, сәйлән һәм башкалар кебек элеккеге сүзләрне саклап калу буенча эш алып барыламы?”, “Мәктәп программасына тәкъдим итә алырлык әсәрләрегез бармы?” һәм башкалар.
– Балаларга укыйм, дисәң, татарча китап табып булмый. Алар күбрәк басылсын иде. Чөнки бала шул китап аша тәрбияләнә, – дигән сорау да бик урынлы булды. Чыннан да, алып укыйм, дисәң, балалар өчен татар телендә чыгарылган китаплар бүген бик аз.
Чулпан Ялалова дәреслекләр бастыру буенча норматив-хокук документлары белән таныштырып китте. Аннан сүзне йөзләгән дәреслекләр авторы, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Рәдинә Ягафәрова алды. Ул дәреслекләр чыгаруга киткән хезмәт, ничек һәм нинди максаттан чыгып материаллар сайлавы турында мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сөйләде.
– Бала автор белән бергә кайгырырга, шатланырга тиеш. Бала китапта басылган текстларны башка әйбер юклыктан гына түгел, ә кызык булган өчен укысын. Алар әхлакый, рухи тәрбия дә бирсен, – диде Рәдинә Ягафәрова.
Күпләгән татар теле дәреслекләре авторы, педагогия фәннәре кандидаты, профессор Чулпан Харисова да аның сүзен дәвам итеп, татар теле дәреслекләренә биремнәр сайлаганда нәрсәгә аеруча игътибар итүе турында әйтеп үтте.
– Дәреслекләрдәге сораулар, биремнәрне кабат-кабат кагыйдәгә әйләнеп кайтып карый торган итеп бирергә кирәк. Менә шул очракта гына алар үтемле була һәм тема баланың башына сеңеп кала, – диде ул.
Очрашуда “Сөембикә” журналының әдәби бүлек мөхәррире Эльмира Закирова да катнашты һәм чыгыш ясады.
“Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов шундый эчтәлекле, файдалы чара оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
Гөлсинә Зәкиева