События

Мөрәле һәм Сеҗе балалары шагыйрә белән очрашты 24.02.2018

Мөрәле һәм Сеҗе балалары шагыйрә белән очрашты

Кышкы салкыннарда да күңелне җылытып, иркәләп торучы кадерле истәлекләр була. Арча районының Мөрәле балалары һәм Сеҗе авылы мәктәбе укучылары да дулкынландыргыч матур хисләр белән яшиләр бу көннәрдә. Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, “Бәллүр каләм” иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар шагыйрәсе Йолдыз Әдип кызы Шәрапова шундый тылсымлы очрашу бүләк итте үзләренә.

Берьюлы ике шатлык булды ул көнне. Башта Мөрәле авылы балалар бакчасында бик кызыклы, мавыктыргыч кичә-очрашу булды. Бакча мөдире Нурфия Рәдиф кызы һәм тәрбияче Гүзәл Мингәрәй кызы тырышлыгы белән балалар искиткеч матур кичә оештырганнар. Кунакка Мөрәле башлангыч сыйныф укучыларын да чакырганнар. Йолдыз апаларын сагынып көткәннәре әллә кайдан сизелеп тора: узган ел җәй көне Мөрәленең урам бәйрәменә кунак булып кайткач, бер очрашырбыз дип, шигырь китапларын да бүләк итеп киткән иде шагыйрә апалары! Менә җае да табылып, очрашу насыйп булган.

Балалар бакчасы мөдире Нурфия ханым, безнең кайтуга сөенеп, урамга ук чыгып баскан иде. Күзләреннән үк сабыйларча куануы күренеп тора. Балалар бакчасына атлап керү белән ниндидер рәхәтлек хисләре кичердек. Зәвык белән матур итеп бизәлгән бакчаны күреп шаккаттык. Балалар да бик шатланганнар! Шагыйрә апаларының шигырьләрен үзенә сөйлиләр бит! Мондый бәхет бик сирәкләргә тия. Әле кечкенә булсалар да, сабыйлар шуны аңлаганнар. Бик тырышып Йолдыз апаларының шаян шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларын башкардылар, очына-очына биеп тә күрсәттеләр. Шагыйрә апаларының күңелле итеп сөйләгән сүзләрен дә бик игътибар белән тыңладылар.“Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек күрә килер”, дип юкка гына әйтелмәгән инде: авылыбызның хөрмәтле абыстайлары Гөлсия һәм Нурзия апалар, мәчеттән дин дәресләреннән кайтышлый, кереп күрешеп чыктылар, ә Гөләндәм апа кичәгә оныгы Зөлфәт белән бергә килгән иде.

Туган телебезгә мәхәббәтнең нигезе бала күңеленә кечкенәдән үк салына бит. Шагыйрәнең үзен күргән сабыйлар да туган тел кадерен киләчәктә онытмаслар дигән ышаныч белән күрше Сеҗе авылына юл тоттык. Бераз гына дулкынлансам да, сиздермәскә тырыштым. Сеҗе мәктәбе минем дә туган мәктәбем бит әле! Заманында исеме республика күләмендә киң танылган, иң элгәре ачылган данлыклы ул урта мәктәптән күренекле дүрт язучы: хикәя, повесть, романнары белән, шулай ук галим, педагог, журналист буларак та киң танылган прозаиклар Тәбриз Мөбарәков, Гөлчәчәк Галиева, Вакыйф Нуриев һәм шагыйрь, прозаик, публицист, җәлилче-галим, педагог – Хәнәфи Бәдигый чыккан. Мәктәпнең якташ язучыларына багышланган стендыннан да күренеп тора ул!

Сеҗе мәктәбе укучылары безне татарча-русча-инглизчә сәламләп, зурлап чәкчәк белән каршы алдылар. Йолдыз Шәрапованың әлеге мәктәптә беренче генә булуы түгел, очрашуларда булганы бар иде. Һәр очрашу үзенчә истәлекле була, билгеле: Сеҗе мәктәбенә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарга килгән иде бу көнне. Алар без килгәнче дәресләр карарга да өлгергәннәр.

Шагыйрә Йолдыз Шәрапова белән очрашу уздырыласы залны бик матур итеп бизәгәннәр. Китапларыннан күргәзмә оештырганнар. “Нур сибүче каләм иясе” дигән очрашу-кичәне мәктәп директоры Марс Миннехан улы Абдуллин ачып җибәрде. “Тылсымлы сүзләр” җырын шагыйрәнең визит карточкасы дисәк тә, ялгыш булмас: Илләрия Габдрәшитова һәм Гөлфия Миннеханова әлеге җыр белән бөтенебезне матур итеп сәламләделәр.

Сеҗе мәктәбе укучылары тарафыннан әле моңарчы беркайда да яңгырамаган җырларын тыңлап, шагыйрә апалары, әлбәттә, бик шатланды. Аның сүзләренә язылган “Көйләр өе” җырын (Рамил Курамшин көе) Әмир Шиһабиев, “Гүзәл” җырын (Рамил Курамшин көе) Аделина Шакирова бик оста итеп башкардылар. Оста баянчы Булат Марсель улы өйрәткән укучыларга ул җырларны. Үзе Арчадан ук килеп эшләп йөри икән. Хезмәтен бик яратып башкарганлыгы күренеп тора. “Әниемә сыенам” җырын (Диана Әмирханова сүзләре, Фәннүр Галимов көе) башкарган Айзирәк Хисмәтуллина Булат абыйлары җитәкләгән вокал түгәрәгенә дә йөри икән. Гөлназ Нәбиуллинаның татар халык биюен искиткеч оста башкаруын күреп, үзебезнең дә чыгып биисебез килеп утырдык.

Йолдыз, балалар күңелен аңлап, аларга аңлаешлы телдә яза. Кичәдә шагыйрәнең төрле темаларга язылган 20ләп шигырен укучылар бик матур, сәнгатьле итеп сөйләп күрсәттеләр. Авыл китапханәчесе Гөлфинә Бәйрәмхан кызы Әхмәдиева да мондый кичә-очрашулардан читтә калмый. Фәнис Яруллинның ”Ятимнәр йортында” дип аталган өзегенсәхнәләштереп, төп рольдә – ятимнәр йорты тәрбиячесен бик оста итеп уйнап, күңелләрне кузгатты. Укучыларның осталыкларына да сокланмый мөмкин түгел иде. Йолдыз Шәрапова белән очрашуны татар теле укытучысы Гөлүсә Илсун кызы бик матур итеп оештырган, аңа бөтен күңел җылысын салган. Педагог оештыручы Солтания Рәсим кызы кичәне бизәүдә техник яктан ярдәм иткән. Илләрия Габдрәшитова белән Зөфәр Әгъзәмов исә “Нур сибүче каләм иясе” дигән очрашу- кичәне бик матур итеп алып бардылар.

Арча мәгариф үзәгенең татар теле методисты Энҗе Габдуллатҗан кызы Мостафина шагыйрә Йолдыз Шәрапованың һәрвакыт көтелгән кунак булуын әйтеп, аның балалар бакчалары, мәктәпләр белән күпьеллык хезмәттәшлеген билгеләп, Арча мәгариф идарәсе җитәкчесенең бик матур эчтәлекле Рәхмәт хатын да тапшырды.

Очрашуда катнашкан укытучылар арасында Йолдыз һәм минем белән Казан дәүләт университетында бергә укыган группадашыбыз ГөлчәчәкМифтахованы күреп тә шатландык. Университет елларыннан ук Йолдызның иң тырыш, акыллы студентка булуын искә алдык. Гөлчәчәк үз кызының да исеме Йолдыз икәнне, мин исә гомер буе барган дуслыгыбыз, әниләребезнең, хәзер инде балаларыбызның аралашып, дус булуларын, кызым Язиләгә исемне Йолдыз белән бергәләп кушуны да сөйләп киттем.

Туган телебезнең киләчәге – бүгенге балалар кулында. Мәктәп директоры Марс Миннехан улы: “Йолдыз ханым, Сез балалар тәрбияләүдә үзегезнең эчкерсез булуыгызны күрсәттегез. Китапларыгыз бик зәвыклы итеп эшләнгән. Иҗат чишмәгез саекмасын, яңадан очрашулар насыйп булсын! Ә сез, балалар, Йолдыз апагызның шигырьләрен сыйныф сәгатьләрендә дә өйрәнегез! Өйләрегезгә кайткач та әти-әниләрегезгә әлеге кичә турында сөйләрсез “,–дип, кичәне олы рәхмәт сүзләре белән тәмамлады.

Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый, гасырлар үтсә дә югалмый торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар гына түгел. Бәясен бернәрсә белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен әһәмияте арта барган бу кыйммәтле хәзинә – китаплар. Йолдыз Шәрапова – шушы рухи байлыкны бүләк итүче. Шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киңкырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Йолдыз Әдип кызы Шәрапова белән очрашу  укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды. Аларның күзләреннән шагыйрә белән горурлану, аңа соклану хисләрен күрергә мөмкин иде. Әлеге тылсымлы очрашу балалар күңелендә бик озак сакланыр әле.

Альмира Зәйнуллина, Арча районы, Мөрәле – Сеҗе.    Автор фотолары




http://arskmedia.ru/2018/02/20/m-rale-am-se-e-balalaryi-shagyiyra-belan-ochrashtyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение