События

“Мөндеш Аренада” хоккей ярышы 28.02.2018

“Мөндеш Аренада” хоккей ярышы

Мөндеш авылында боз шугалагы кыш башында сафка басты.

Авыл халкыннан акчалата ярдәм, “Гарипов КФХ”  техника һәм төзелеш материаллары, Төһватуллин оешмасы төзелеш материаллары белән, шулай ук шәһси эшмэкэрлэр Ильшат Эсхәдуллин, Рөстәм Хөсәинов, Таһир Шәмсетдинов тарафыннан да акчалата ярдәм күрсәтелеп, авыл халкы көче белән тормышка ашырылды.

25 февраль көнне Мөндеш авылында урнашкан, хоккей тартмасында, балалар арасында хоккей ярышлары булып узды. Әлеге чара 23 февраль “Ватанны саклаучылар көне”нә багышлап уткэрелде. Уеннарның бик мавыктыргыч һәм оешкан төстә баруының төп сәбәпчесе булып, “Арча КСМ”ында мастер хезмэтен башкаручы, Мөндеш авылыннан Ленар Хөсәинов тора. Җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән, ә иң яхшы уенчы утюг белән бүләкләнде. Ярышның спонсорлары “Гарипов КФХ”,шәһси эшмэкэрлэр Ильшат Эсхәдуллин, Таһир Шәмсетдинов зур ярдәм күрсәттеләр. Әлеге боз тартмасында кич, Мөндеш авылы яшьләре белән, күрше авылдан яшьләр килеп хоккей уйныйлар. Ярышларны оештырган спонсорларга бик зур рәхмәтен белдерде, Ленар Хөсәинов.




http://arskmedia.ru/2018/02/27/m-ndesh-arenada-hokkey-yaryishyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение