Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
XIX – XX гасырда “истәлек” хаты
Беркөн “Ватаным Татарстан” газетасында “Безнең мирас” – безнеке!” дигән язмага (14 март, 2018 ел, Гүзәл Исмәгыйлева) игътибар иттек. Биредә “Безнең мирас” журналының өченче санына күзәтү ясалган. Анда:
“Хатын–кызның күңеле нечкә –
Тиз кырыла, өзелә.
Хатыныңны яхшы тотсаң,
Шунда дөнъя төзелә.
Әлеге юллар – лирик геройның “чын ирләр, көзгеләр”гә әйтеп калдырган васыяте. Орнашбаш авылы егете Якуб Мамышевның Моңлы хатын Бибигайшә” исемле бәет жанрында язылган әлеге әсәрендә 1905 елда үз–үзен Кабан күленә ташлаган бер хатынның вакыйгалары бәян кылына. Бибигайшә Әхмәтҗан кызы Вәлитованы әлеге фаҗигагә китергән төп сәбәп – сөекле иренең икенче хатын алуы икән”, – дигән юллар бар.
Әлеге бәет белән тулысынча “Безнең мирас” журналында (март, 2018 ел) таныша аласыз. Әмма безне иң кызыксындырганы авторның Орнашбаш авылыннан булуы. Ачыклык кертү максаты белән беренче булып Орнашбаш авылы имамы Мөнир Касыймовның Орнашбаш авылы тарихын чагылдырган “Туган авылым минем Орнашбашым” дигән китабына күз төшердек. “Безнең Арча төбәгендә бик күп кенә мануфактуралар оеша. Аларның хуҗалары арасында татар фамилияләре дә очрый. Мәсәлән… Орнашбашта Хәмзә һәм Рәхим Мәмәшевларның комач фабрикалары була. Аларга 1775–1778 елларда нигез салына… Менә шушы Рәхим Мәмәшев турында татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри болай дип язып калдырган: “Бай сәүдәгәрләр катламының типик вәкиле итеп, мәсәлән, 1802 еллардан соң үлгән Рәкый байны күрсәтергә була. Мөхәммәтрәхим бине, Вәлид бине Мөслим бине Мәмеш – Рәкый бай диләр иде, Орнашбашында, олуг вә мәшһүр бай иде. Ахыр гомерендә фәкыйрьлектә вафат булды”. Шиһабетдин Мәрҗани дә үзенең истәлекләрендә аны искә ала.
Рәхимбайның Мөхәммәтҗан исемле уллары булуы мәгълүм. Габдрахманның хатыны Мөхәммәтша кызы Гарифә исемле. 1862–1927 елларда Орнашбашта яшәгәннәр. Аларның Хәбибрахман, Якуб, Габдуллаҗан, Фәйзрахман, Каюм исемле уллары булган”.
Акрынлап Якуб Мәмәшевка (журналда ул Мамышев диелгән) да килеп җиттек. Әлеге бәетнең авторы шул үзе микән? Орнашбашта туган Якуб Мәмәшев бер ул гына булган бит. Башка Якублар, өстәвенә Мәмәшевлар юк. Тулырак мәгълүмат алу өчен авылы тарихы белән тирәнтен кызыксынган, аның турында бик күп мәгълүмат туплаган әлеге китап авторы Мөнир абый Касыймовның үзе белән элемтәгә кердек.
– Орнашбаш кешеләре бертуган Якуб һәм Фәйзрахман Габдрахмановлар сәүдә, алыпсатарлык эше белән кызыксынып, Оренбург якларында яшәүче туганнары янына чыгып киткәннәр. Анда сәүдә эшенә тагын да остара төшеп, революциягә кадәр үк Япониянең Кобе шәһәренә юл алганнар, – диде ул. – Шунда төпләнеп тә калганнар. Эшкуар булып киткәннәр. Якуб япон кызына өйләнеп тә куйган. Бу аның өчен уңай булган, илдән куылудан коткарып калган. (Ахыр чиктә Япониядә вафат булып, шунда җирләнгән). Япония хөкүмәте мөселманнарны Төркиягә куа башлагач, Фәйзрахманга “синең урының шунда” дигәннәр. Ул Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган. Истамбулда яшәгән. Төркия бае саналган.
– Туган илгә кайту теләге бер дә тумады микәнни? Андыйлар булды бит.
– Фәйзрахман кайту теләге белән вәкиллеккә мөрәҗәгать итә. “Без риза. Бөтен байлыгыңны илгә күчерәсең. Без сиңа пенсия (ул вакытта 12 сум), бер кешегә 6 квадрат метр исәбеннән торак мәйдан бирәбез, дигән җавап алган. Фәйзрахман ризалык бирмәгән. Нурания исемле туганын да үз янына чакырткан. Бер төрек баена кияүгә биреп, аңа байлыгын да калдырырга уйлаган. Тик Нурания әнисен калдырып китмәгән. Фәйзрахман туган җиреннән читтә Төркиядә вафат та була. Хәзерге вакытта авылда Фәйзрахманның туганнарының улы Газинур Габдуллаҗанов яши.
– Сезнең нәсел дә Мәмәшевлар белән бәйле, дигән идегез кебек.
– Минем әни Зәкия Мәмәшева. Совет чорында яңача гомер корабыз, дип фамилиясен алыштырмакчы да булып йөргән. Тик Габдуллаҗан абый (Якуб белән Фәйзрахманның бертуганы): “Шул фамилиядә кал. Мәмәшевлар юкка чыкмасын” – дигән.
– Ничек уйлыйсыз, әлеге бәетне иҗат итүче без сөйләгән Якуб Мәмәшев микән?
– Менә ул хакта миңа мәгълүм түгел.
Бәет астына искәрмә итеп Якуб Мамышевның 19 гасыр азагы, 20 йөзнең беренче чирегендә яшәгән шагыйрь дип язганнар. Фәйзрахман таможня хезмәткәрләренә үз кулы белән язылган хатында (“Туган авылым минем Орнашбашым” дигән китабында бирелгән) үзенең 1887 елда тууы (ул гаиләдә дүртенче, ә Якуб икенче бала), 1903 елда Оренбургка, 1919 елда Япониягә китүе турында язган. Якубның аннан олырак булуын, әлеге авторның бәет астында искәрмәдә күрсәтелгәнчә, “Якуб Мамышевның Арча районының Орнашбаш авылында туган, XIX гасыр ахырында, XX йөзнең чирегендә яшәгән шагыйрь” булуын исәпкә алганда, бу бәетне ул Оренбургта яшәгәндә иҗат итәргә бик мөмкин.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/2018/04/14/xix-xx-gasyirda-istalek-hatyi/