Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Алар берничә сугышта катнашкан
Түбән Мәтәскә мәктәбе музеенда “Якташларыбыз гражданнар сугышында” дип аталган альбом саклана. Альбом якынча 50 ел элек төзелгән. Аны Күпербаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары эшләгән. Илебез тарихында тирән эз калдырган бу вакыйгаларга 100 ел булды.
1914 елда башланган беренче бөтендөнья сугышында Күпербаш авылыннан да катнашучылар байтак була. Алар: Гыйльмулла, Хәмидулла, Вәлиулла Хәмидуллиннар, Гайнетдин, Галәветдин Шәмсетдиновлар, Һади Шиһапов, Шакир, Галим Ахуновлар, Шәймулла Шәйдуллин, Ибрай Гыйлаҗиев, Шәяхмәт, Дәүли, Әхмәтхан Моратовлар һ.б. Кайберләре сугыштан кайтмаган. Ахун Мөхәммәтҗанов, Сәйфи, Галиулла Шәрәфиевлар яраланып кайтканнар.
1918-1922 елларда гражданнар сугышында катнашкан Күпербаш авылы кешеләре шулай ук байтак булган. Әһли Исламов, Хафиз, Зәйдулла Зәйнуллиннар, Исмәгыйль Шәмсиев, Әлми Галиәхмәтов һ.б.
Хафиз абый Зәйнуллин беренче бөтендөнья сугышында да, гражданнар сугышында да катнашкан. Күпербаш авылының беренче коммунистларыннан була ул. “Безне 1918 елның гыйнварында Казанга җыйдылар, бөтен татар сугышчыларын җыйнап татар полклары оештырдылар. Мин кавалерист булып хезмәт иттем”, – дип сөйли ул. Хафиз абый солдат хезмәтендә 13 ел булган.
Әһли абый Исламов беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. 1917 елны сугыштан кайта. 1918 елны гражданнар сугышына бару өчен Казанга чакыртып алганнар. “Мин 1918 елдан 1921 елга кадәр гражданнар сугышында булдым, – дип сөйли ул. – Днепропетровскийдан Кырымга кадәр үттем. 167нче татар полкында ат белән врач йөрттем. Кырым ярымутравында тар һәм тирән муен Перекоп дип атала. Врангель Перекопны ныгыта. Анда катлы-катлы чәнечкеле чыбыклар суза. Аннан ерак булмаган Чонгар муенын тагы да ныграк саклыйлар. Чонгар күперен үтү өчен күп көч куела, һәр метр җир өчен бик каты көрәш бара. Ике-өч көн буена бернинди азыксыз сугыштык. 11 ноябрьдә Чонгар ныгытмасын алдык. Врангель тар-мар ителде”.
Гыйлембай абый Гыймадиев 1895 елда авыр хәлле крестьян гаиләсендә туган. “Мин беренче империалистик сугышта катнаштым. Ул вакытта миңа 20 яшь иде, – дип искә төшерә ул. – Бер ел алдан алдылар. Башта Саранск шәһәрендә бераз өйрәттеләр. Аннан соң Смоленск шәһәренә күчерделәр, анда бер ай палаткаларда яттык. Двина елгасы буенча сузылган фронтка җибәрделәр. Елга аша немецлар белән кара-каршы атыштык. Рига шәһәре янында Двинаны аркылы чыктык. Яңадан сугыштык. Безнең көч аз иде. Двинадан кире чигендек. Өч ай буе Минск һәм Витебск арасында 3 ай оборонада тордык. Безне эшелоннарга төяп Румыниягә җибәрделәр. Одессадан пароход белән Дунай буйлап Бухарестка килдек. Монда безне бер яктан немецлар, икенче яктан төрекләр кысрыклый башлады. Без Тернопольгә килдек. Бу вакытта илдә революция башланды. Бездән орудиеләрне, атларны алдылар. Туган якларга кайтырга әмер булды. Казанга кайтып Бишбалтадагы солдат казармаларында тордык. Мылтык-патроннар белән өйләргә кайтарып җибәрделәр. Коралны авылга кайткач алдылар бездән. Авылда бераз торгач, Ижевск шәһәренә корал заводына эшкә киттем. Анда эшләгәндә үзем теләп 1918 елда Кызыл Армиягә язылып, гражданнар сугышына киттем. Безне Колчакка каршы җибәрделәр. Колчак гаскәрләре Пермь шәһәренә килеп җиткән иде инде. Безнең гаскәрләр аны Төмән, Омск, Новосибирск, Иркутск юнәлешендә куа барды. Сугышларда мин өч яра алдым. Алар яңакта, муенда, аякта иде. Терелгәч, яңадан сугыш. 1920 елда гына өйгә кайттым. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланды. Шул елның августында мине дә армиягә алдылар. Тик сугышка җибәрмәделәр, ә Аракчинодагы хәрби заводта янгын командасында хезмәт иттем. Без сугыштагы хәлләрне көн саен белеп тордык, җиңү килгәнен түземсезлек белән көттек. Сугыш беткәч кенә өйгә кайттым. Бу сугыш һәркем өчен дә авыр булды. Безнең буын кешесе түзде, җиңеп чыкты. Бездән соңгы буын мондый сугышны күрмәсен иде”.
Гыйлембай абыйга миң чыккач, Миңнебай дип йөрткәннәр. Өч сугышны кичкән Гыйлембай–Миңнебай абыйның өч улы: Габделхәй, Габделфәрт, Габдерәүф, дүрт кызы: Сания, Сәлимә, Сәвия, Фәния була. Колхозда балта остасы булып эшли. 1979 елда 84 яшендә вафат була. Күпербаш авылында кызы Фәния гаиләсе, оныклары яши.
Безнең ул елларны, тарихны онытырга хакыбыз юк.
Лилия Закирова, Түбән Мәтәскә мәктәбенең музей җитәкчесе
Зәйнуллин Хафиз
http://arskmedia.ru/2018/04/13/alar-bernicha-sugyishta-katnashkan/