События

Оста чигүчеләр Арчада яши 22.04.2018

Оста чигүчеләр Арчада яши

Арча – һөнәрчеләр төбәге. Тарихның узган гасырларыннан ук билгеле – сәүдәгәр, һөнәрчеләрнең осталары яшәгән Арча җирендә. Даны чит илләргә таралган аяк киемнәре фабрикасы үзе генә дә бер тарих.

Шөкер, бүгенге көндә дә райондашларыбыз арасында ата-бабаларыбыз һөнәрләрен дәвам итүчеләр бихисап. Хезмәтләрен яшь буынга өйрәтеп, тапшырып калдыручылар – чын фидакарьләр!

Арча станциясендә яшәүче Филсинә Сафина озак еллар аяк киеме фабрикасында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Гомере буе кул эшен юлдаш итеп яшәгән Филсинә ханым үзенең һөнәрен яшь буынга да өйрәтеп калдыру турында уйланган – түбәтәй, яулык чигүләрен алар кызы Тәнзилә һәм оныгы белән башкара. Заказлар күп булганда, бүлеп тә эшлиләр. “Тәнзилә түбәтәй бизәкләрен күпертеп чигәргә ярата. Ә ул катлаулы”, – ди хезмәтеннән тәм табып эшләүче ханым. Бер түбәтәйне тегеп, чигеп чыгар өчен дүрт-биш көн вакыт кирәк икән. Чигелеш катлаулы булганда, вакыт та күбрәк китә.  “Хәрәкәттә–бәрәкәт” гыйбарәсен тормыш девизы итеп алган Филсинә апа гел яңалык үзләштерүдә: күптән түгел чәчәкләр бәйләргә өйрәнгән. Аның кулы башкарган хезмәтнең чуты юк: бәйләнгән шәл, кофта, башмак, оекбаш, шарфлар, тегелгән, чигелгән яулык, түбәтәйләр… Филсинә апалар гаиләсенең кул җылысы кушып эшләнгән түбәтәйләр илнең төрле төбәкләренә таралган. “Сабантуйларга күпләп заказлар алабыз”, – ди оста кул иясе.

Хәзер кул эшләнмәләре дә заманчалаша бара. Arskmedia.ru сайтындагы “Кулларыннан гөлләр тама” фотоконкурсында урын алган фотосурәтләрне карасаң, гүзәл затларыбызның тылсымлы куллары ниләр генә башкармый! Заманчалашканнар янында беренче урында, әлбәттә, борынгыдан килгән һөнәрләр тора. Яшьләрне түбәтәй, читек, чүәк чигүләргә тартып, аларны да тапшырып калдырырга омтыла өлкән буын остазлар. Арчада бик күп яшь ханым-туташларның түбәтәй чигүдә осталыклары булуы — бәхәссез. Димәк, һөнәрләр киләчәк буынга да барып җитәчәк әле.




http://arskmedia.ru/2018/04/17/osta-chig-chelar-archada-yashi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение