События

Яңасалада үрнәк гаиләләр яши 21.05.2018

Яңасалада үрнәк гаиләләр яши

Парлы үтсен гомерләр!

Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми юллар ярмыйча.

Аның өчен бергә, җиң сызганып,

Көрәшергә кирәк армыйча.

Тату гаилә — бәхетле гаилә, ди халкыбыз. . Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете- аның гаиләсе. “Агач- яфрагы, кеше баласы белән матур”, ди халык.

19 май Халыкара гаилә көне уңаеннан Яңасала мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре бик матур, тәрбияви кыйммәткә ия булган “Парлы үтсен гомерләр” дигән бик күркәм бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бүгенге кичәбезнең геройлары 45 һәм аннанда күберәк ел бергә шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләр чакырылды. Арада иң өлкәннәре Яңасала авылыннан Мөхәммәтҗанов Роберт абый һәм Оркыя апа. Алар өч бала тәрбияләп, югары белем биреп олы тормыш юлына озаталар. Оркыя апа 27 ел кайнана белән яши, инде менә үзе дә 24 ел кайнана ролендә.Аларның гаиләсе авылыбызның иң үрнәк, күркәм , олы хөрмәткә лаек гаиләләренең берсе авыл халкы алдында абруйлары , дәрәҗәләре зур. Авылыбызның тагын бер иң матур гаиләлренең берсе Бламыков Николай абый һәм Саҗидә апа. Гаилә корып җибәрүләренә 48 ел вакыт үткән. Ике имәндәй нык егет бер кыз тәрбияләп олы тормыш юлына озаталар, бүгенге көндә балалар уңышына сөенеп оныклар бәхетенә куанып матур гомер итеп ята алар. Тагын бер күркәм гаиләләребезнең берсе Нигматуллин Миннегали абый һәм Вәсилә апа. Бу гаиләдә берсеннән берсе матур, берсеннән берсе чибәр дүрт кыз канат ярып туган нигездән бер- бер артлы очып китеп бара. Аллага шөкер атна саен кайтып әти әниләренең хәлләрен белеп ярдәмләшеп торалар.

Бүген бездә булган гаиләләребез дус-тату яшәүләренең серләре белән уртаклашты. Бәйрәм җыр-бию белән барды, әти- әниләрен, әби –бабайларын котларга гаиләләребезнең балалары, оныкларыда килгәннәр иде аларның әти –әниләренә теләгән теләкләре чыгышлары барысының да авылдашларның күңеленә хуш килде. Гаиләләребез яшьләргә үз киңәшләрен бирделәр. Яшь гаиләләргә , яшь киленбикәләр колагына әйтергә теләкләрен җиткерделәр.

Аларның тормышлары заяга үтмәгән. Күпләрне көнләштерерлек гаилә төзеп, күпләргә үрнәк булып яшәп яталар. Тәрбияле, тәртипле балалар үстереп, олы юлга чыгарганнар.Һәрвакыт шулай киң күңелле, сабыр, гади булып калыгыз.Бәхетле картлык телибез сезгә балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп ,исән-сау булып, тыныч , мул тормышта тигез яшәгез! Яңасала авыл җирлеге башлыгы бу бәхетле җаннарны шушындый күркәм бәйрәм белән котлап очрашуыбыз истәлеге итеп “ИЛКОМ” сәүдә үзәгенең сертификатын тапшырды.

Яңасала авыл китапханәсе мөдире Борһанова Фәридә Альберт кызы.

     

http://arskmedia.ru/2018/05/21/ya-asalada-rnak-gailalar-yashi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение