События

Арча табиблары тарихка керде 26.05.2018

Арча табиблары тарихка керде

Рәмзия Хәмидуллина редакциядә еш була. Һәр керүендә ул ниндидер яңалык алып килә, үзенең ниятләре белән дә уртаклаша. Бервакыт, район хастаханәсенең үткәне, бүгенгесе турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатыннан, озак еллар табибә булып эшләгән Венера Әхмәрова белән бергә фотосурәтләр, истәлекләр барлаулары турында әйтте. “Иганәче булса, шуларны туплап китап итеп бастырасы иде”, – диде. Берничәне Венера Һадиевна пенсия акчасына бастырачак икән. Тик ул сөйләшүдән соң озак та үтми Венера Һади кызы фани дөньядан китеп барды… Урыны җәннәттә булсын.

Ә Рәмзия Шәрип кызы эшне ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Ул Венера Әхмәрованың бергәләп барлап бетермәгән истәлек-фотоларын тәртипкә салып, альбом-китапка дигәннәрен туплап куя һәм иганәче эзли башлый. Аллаһы Тәгалә изге юлда йөрүче бәндәсен ялгыз калдырмый – шул көннәрдә аңа проекты белән республика күләмендәге конкурста катнашырга тәкъдим ясыйлар һәм бәхеткә, әлеге проект җиңеп чыгып, шактый суммада акча бирелә. Шул акчаларга район хастаханәсенә багышланган альбом дөнья күрә дә инде.

Җиңү бәйрәме алдыннан альбомны тәкъдир итү кичәсе узды. “Казан арты” музееның тамаша залы шыгрым тулы: күбесе табиблар, шәфкать туташлары. Бу кичәдә озак еллар күрешмәгән хезмәттәшләр дә очрашып, истәлекләр барлады. Хәтта сугыш елларында эвакогоспитальдә шәфкать туташы булып эшләгән Александра Барышева килгән. Лаеклы ялдагы хезмәткәрләр арасында Казаннан кайтучылар да бар. Һәркем истәлекләрен уртаклашып калырга ашыга. Венера Һадиевна бу кичәдә үзе катнашса, и куаныр иде. Бергә эшләгән элеккеге хезмәттәшләрен күрү белән беррәттән, ул җыйган фотолар тупланган альбом дөнья күреп, ияләрен тапты бит бу көнне!

Арчада хастаханә 1872 елда ачыла. 1877 елга кадәр ул дәвалау урыны дип атала. Хастаханә статусын алгач амбулатор, стационар һәм урынга барып дәвалау медицина хезмәтләре күрсәтелә. 1929–1930 елларда Интернационал һәм Галактионов урамнарында (хәзерге үзәк даруханә урынында) санэпидстанция һәм хатын-кызлар, балалар консультациясе төзелә.

1937 елда Арчада медицина мәктәбе ачыла. Ул 1957 елда Арчадан Яшел Үзәнгә күчә. Ә 1964 елда мәктәп кабат ачыла. Болар хакында һәм ул елларда эшләгән медицина хезмәткәрләре турында Венера Әхмәрованың шактый язмалары үзвакытында газета битләрендә дә дөнья күрде. Венера Һади кызы үзе дә 1968–1970 елларда әлеге мәктәптәге курсларның җитәкчесе була.

Бөек Ватан сугышы… 1941 ел июленең беренче көннәреннән Арча хастаханәсе базасында эвакогоспиталь ачыла һәм яралы совет сугышчыларын кабул итә башлый, 43нче ел башыннан хәрби әсирләр  лагере итеп үзгәртелә.

Ветераннар үзләре эшкә килгән яшьлек елларын бүгенге белән чагыштырып карый да, гаҗәпләнеп куя: “Хәзер хастаханәләрдә барлык шартлар тудырылган. Без эшләгәндә хастаханә янында ерып чыккысыз пычрак була иде, мичләргә утын ягалар, аны башта кисәбез… Ничек эшләдек икән?..” Еллар дәвамында туплаган тәҗрибәләрен алар яшьләргә тапшырып калдыра. Инде алар да хәзер лаеклы ялда. Гомер көзенә таба атлый. Күп истәлекләр барланды, ак халатлыларга багышлап моңлы да, дәртле дә җырлар яңгырады бу көнне.

– Кичәнең сценарий авторы Ирина Синичкинага, музей хезмәткәрләренә, бу эшне башкарып чыгарга ярдәм итүчеләргә, җырчыларга, гармунчыларга рәхмәт. Бүген искә алуыбыз Венера Һадиевна рухына дога булып ирешсен. Ә сезгә, хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, тынгысыз хезмәтегезне намус белән башкарганыгыз өчен рәхмәт! Үзегездә хастаханә тарихына бәйле һәм медицина хезмәткәрләренең фотолары булса, безгә тапшырыгыз, альбомны тагын да тулыландырырбыз, – ди Рәмзия Хәмидуллина.

Кичәдә катнашучылар, тамашачылар да альбомнарга ия булды. Шушы хезмәте, хастаханә тарихын барлауда керткән өлеше өчен Рәмзия Шәрип кызына рәхмәтле булып алар альбом битләрен ача…

Розалия Зиннәтова




http://arskmedia.ru/2018/05/25/archa-tabiblaryi-tarihka-kerde-video/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение