События

Арчада һәр чәршәмбе ярминкә 05.06.2018

Арчада һәр чәршәмбе ярминкә

Быел Арчада үз продукцияләрен сатарга теләгәннәр өчен уңайлыклар артты, махсус павильоннар барлыкка килде. Ачылган көненән башлап биредә сәүдә гөрли.

Әлегә кадәр “Җиңү паркы” янында, машина юлы кырыенда ук утырган вак–төяк әйберләр сатучыларны да үзенә сыендырган кооператив. Алар өчен дә шартлар тудыруны да үз өстенә алган.

Капкадан керүгә үсентеләр сатучылар тезелешеп киткән.

– Урамда юл кырында утыру куркыныч иде, монда бик тыныч, – диде Мөнәвәрә ханым.

– Бирегә кергәч эшләр алга китте, – диде орлыклар белән сату итүче Рәсимә Шакирова. – Мин егерме елдан бирле орлыклар сатам. Башта “Запорожец”, аннан “Ока” машинасы белән йөрдем, хәзер өченче машинам.

Айваннан Роза Минхәирова яшелчәләр сата. Лесхоздан Фирая Галәвиева, Урта Бирәзәдән Садыйровлар үз хуҗалыкларында әзерләнгән сөт продуктлары тәкъдим итәләр.

– Хуҗалыгыбызда биш сыер асрыйбыз. Катыгын, йогыртын, каймагын, кортын, хәтта “Адыгея” сырына кадәр ясыйбыз. Продукцияләрне алып бетереп баралар, – ди Нурия ханым.

Роза Ибәтуллина яшелчә, чәчәк, агач үсентеләре, бакчачылык өчен кирәк–ярак инвентарьлар белән сату итә.

– Безнең агач үсентеләре районнаштырылган. Гарантия дә бирәбез. Мин күптәннән эшлим инде. Чәчәкләр белән шөгыльләнәм. Кешеләр чәчәк атканнарын алырга тырышалар. Матур булып торалар бит. Чәчәксезләре тизрәк китә аларның. Шау чәчәк атсын өчен чәчәген өзәргә дә кирәк әле, – диде сатучысы Айсылу шунда ук киңәшләрен дә җиткереп.

Алексей Брунько тавык һәм күркә итләре тәкъдим итә. Ринат Курмышев сыер ите, аның эч–башларын арзанрак бәядән сатачак. Бөртекле ашлык, катнаш азык та алырга була. Балтачлар ит продукциясе, сабалар печенье–прәннекләр алып килгәннәр. Арчада җитештерелгән камыр ризыклары да сатыла башлаячак, диделәр.

Түбән Атыдан Фәридә һәм Дамир Хәлиуллиннар үзләре үстергән яшелчәләрне тәкъдим итә.

– Без биш кыз. Бишебез дә шушы өлкәдә эшлибез. Кыяр, помидор, кәбестә, җиләк үстерәбез. Помидорлар да уңыш бирә башлады инде. Тәмле дип яратып алалар. Урыннар буш тормасын өчен чәчәк үсентеләре дә үстерәбез. Аларны да сатуга алып чыктык, – ди кызлары Ләйсән. – Якын–тирә авылларда алты кибетебез бар. Арчада сату өчен урыныбыз булмады. Мондый урын булу бик яхшы.

Илшат Ибраһимов умарталар тота. Бирегә чәчәк юкә, урман, карабодай баллары, прополис, перга алып чыккан.

– Ярминкәләргә чыгып сата идек. Хәзер бирегә киләбез. Бик уңай булды, – ди Гөлназ.

Сатып алучылар да канәгать. Берничә кеше белән аралаштым, бар да бертавыштан: “Бик җайлы. Маен, итен, яшелчәсен, сөтен бер урыннан алып китәсең. Аннан хуҗалыкта җитештерелгән, ышанычлы продукция бит монда”, – ди.

– Бу әле башлангычы гына. Килеп җитмәгән җирләр булса, аптырарлык түгел. Тиешле шартларны тудырырга тырышабыз, – диде кооператив җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев. – Сатылып бетмәгән әйберләрен калдырып кайтып китә, яңгыр яуса павильоннарга керә алалар, башка уңайлыклар да бар. Кайнар чәй, кофе эчәргә, тамак ялгап алырга да була. Һәр атнаның чәршәмбесендә ярминкә уза.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/2018/06/05/archada-ar-charshambe-yarminka/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение