События

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев июнь аена фаразлар бирде 03.06.2018

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев июнь аена фаразлар бирде

Балтач районында да бүген кар төшкән. Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев берничә көн элек боз да явып үтүен әйтте.

– Көннең болытлы торуы начар түгел, чөнки мондый көндә кырау төшми. Карга караганда кырау куркынычрак. Ул яшелчәләрне харап итә. Күпләр помидор, кәбестә, чәчәкләрен ачык туфракка күчереп утыртырга өлгерде. Аларны сакларга кирәк була. Бер елны да кар яуды, алмагачлар ул вакытта чәчәктә утыра иде.

Карны алмагачлардан селкеп төшереп йөргәнемне хәтерлим. Шөкер, алмасы булды. Көн аязса, бүген ул аязып китәр кебек, кырау да төшү куркынычы бар. Бу соңгы кырау булыр инде. Шомырт суыгы үтте, монысы балан чәчәге суыгы дип беләм. Бер елны кырау 6 июньдә дә төшкән иде. Аның иң соңгы срогы – 8 июнь. Аннан соң кырау төшми.+

Һава торышына килгәндә, бу суыклар июнь уртасына кадәр булачак, чөнки декабрь башы җылы килде, – диде ул безгә.

 Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Шәһри Казан



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение