События

Арча муниципаль район башлыгының Сабантуй котлавы 17.06.2018

Арча муниципаль район башлыгының Сабантуй котлавы

Кадерле арчалылар, хөрмәтле кунаклар!

Сезне милли бәйрәмебез белән котлыйм!

Күп гасырлар дәвамында Сабантуй иң яраткан, шатлыклы һәм көтеп алган вакыйга булган һәм шулай булып кала. Сабантуй – безнең халыкның үзенчәлекле мәдәният чыганагы, милли рухның хәзинәсе һәм дуслар, туганнар, авылдашлар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. Бетмәс–төкәнмәс тере чыганак буларак, ул буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итеп, безнең мәдәниятебезне баета. Күп гасырлар элек барлыкка килгән Сабантуй күптәннән инде милли чикләрне үтеп чыкты һәм чын мәгънәсендә бөтен халыкныкына әверелде. Күңел ачу, кунакчыллык, спорт ярышлары һәм батырларның кызып бил алышу азарты белән ул йөрәкләрне яулап ала, барлык яшьтәге, милләттәге һәм диндәге кешеләрне берләштерә.

Сабан бәйрәмендә беренче чиратта фидакарь хезмәте белән булачак уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Туган җиргә тугрылыклы булуыгыз, районның иминлеге турында даими кайгыртуыгыз өчен сезгә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, шулай ук үзенең көндәлек  хезмәте белән районның һәм бөтен республиканың социаль–икътисадый үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүче башка өлкәләр хезмәткәрләренә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм.

Кадерле дуслар! Безнең районда Сабантуй – һәрвакыт ипи–тозлы, күңелле бәйрәм. Ул һәр өйгә яхшы кәеф, шатлыклы хәбәрләр һәм вакыйгалар белән керсен, яңа хезмәт уңышларына рухландырсын! Сабантуй биргән көч  ел буе яшәргә ярдәм итсен. Нык сәламәтлек, тормышка дәрт, җирдәге барлык рәхәтлекләр сезгә!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

http://arskmedia.ru/2018/06/15/archa-munitsipal-rayon-bashlyigyinyi-sabantuy-kotlavyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение