События

Арчада Хәтер көненә багышланган митинг узды 22.06.2018

Арчада Хәтер көненә багышланган митинг узды

1941 елның 22 июне — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. 22 июньдә таңда, сугыш игълан итмичә генә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Бу канкойгыч сугышта СССР 27 миллионга якын кешесен югалтты, әмма җиңеп чыга алды.

Бөек Ватан сугышында совет халкы Европа халыкларын фашист илбасарлары хакимлегеннән азат итүгә һәм гитлерчыларны тар-мар итүгә хәлиткеч көч куйды. 1945 елның 8 маенда фашист Германиясе һәм аның хәрби көчләренең берсүзсез капитуляциясе турында Актка  кул куелды.

Элекке Советлар Союзы илләрендә 22 июньдә дәүләт флаглары эленә һәм сугыш чоры фаҗигасе, аның корбаннары искә алына. Бу көнне һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салына, Хәтер һәм кайгы көне чаралары уздырыла.  Россия, Украина, Белоруссия халкы Бөек Ватан сугышында Туган ил азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларын, туганнарын һәм якыннарын искә ала.

Һәр ел саен 22 июнь көне Арча үзәгендәге стела янына райондашларыбызны, мәктәп укучыларын, район хакимияте җитәкчелеген, дин әһелләрен, хәрби ветераннарны, сугыш юлы узганнарны, сугыш чоры балаларын җыя. Бу көнне ел да тасмалардан Левитан тавышы яңгырый, сугыш турында җырлар, шигырьләр сөйләнә, яу кырында бюашын салганнар, авыр елларда тылда намуслы хезмәт итеп дөньядан киткәннәр рухына дога кылына.

Бүген алар истәлегенә Мәңгелек ут янындагы һәйкәлгә чәчәкләр салынды, рухларына дога кылынды, Рухлары шат булсын.




http://arskmedia.ru/2018/06/22/archada-hater-k-nena-bagyishlangan-miting-uzdyi-video/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение