События

Пошалым Сабантуенда 25.06.2018

Пошалым Сабантуенда

Быел Пошалымлылар Сабантуйны аеруча дулкынлану белән көтеп алды. Сәбәбе дә бар шул, күп еллар төрле урыннарда узганнан соң, Пошалым Сабантуе күпләребезнең балачагы турында матур хәтирәләр саклаган элекеге урынына әйләнеп кайтты.

Табигатьнең иң матур урынында урнашкан Сабантуй урыны, җырларда җырланган «Карлыярда», эсседән күләгәләргә агачлары, җилдән ышыкларга тавы бар, янында салмак кына елга да агып ята. Бабаларыбыз бигрәк зирәк булган инде, сайлый белгәннәр Сабантуйга урынны.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, уеннар башланды, дәртле җырлар яңгырады. Мәйданның бер почмагында иң көчлеләр бил алышырга кереште, борынгыдан калган уеннарда җитезлекләрен, өлгерлекләрен башкалар икенче почмакта барлый башлады. Кемдер чүлмәк ватты, кемдер капчык киеп йөгерде, аркан тартты, ә кемдер көянтә белән түкми — чәчми чиләкләп су ташыды. Кыскасы, кем нәрсәгә хирыс, шуңа ябышты.  Балалар күз бәйләп әйбер кисте, йөгерешкә барды, иң җитезләре исә әтәч артыннан куды. Җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы гына иде.

Көне буе мәйданда матур җырлар яңгырап торды, авылыбызда талантлы кешеләр күп шул безнең. Олысымы, кечесеме ялындырып тормый җырларга, биергә дип мәйданга чыкты. Үз авылдашларыңның чыгышын карау бигрәк күңелле бит ул, аны бит аеруча яратып, үз итеп карыйсың.

Бәйрәмнең иң гүзәл мизгелләренең берсе — ул Сабантуй батырына кем калуын күзәтүдер. Быел әлеге исемне көрәштә Түбән Пошалым авылыннан Таһиров Айрат алды. Сабантуй бәйрәменең күп еллардан бирле алыштыргысыз алып баручысы Фәнис Саттаров быел да бәйрәмне бик матур итеп алып барды.

Пошалым Сабан туен уздыруны тулысы белән авылыбызның уңган ир – егетләре үз өстенә алды, кайберләре читтә яшәсәләр дә бар эшләрен ташлап Сабантуйга әзерлек эшләрен алып бардылар, аларга авылда яшәп, шушы җирдә хезмәт иткән егетләребез дә кушылды. Тырыш авылдашларыбыз көче белән Сабантуебыз да оешты, уенда катнашучылар да, кыр батырлары да саллы гына бүләкләргә ия булдылар.

Һәркемнең, нәрсә дә булса эшләгәннән соң, куйган хезмәтенең нәтиҗәсен күрәсе яки ишетәсе килә. Ә яхшы яктан телгә алсалар, кемгәдер файдалы булуыңнан канәгатьләнү хисе бишләтә артып, йөрәккә сары май булып ята, тагын да зуррак җиңүләргә илһамландыра. Безнең дә, барлык авылдашлар исеменнән, безне кабат Сабантуйлы иткән авылдашларга олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Югары Пошалым авылының уңган егетләре – Гайнетдинов Шәүкәт Әсхәт улы, Галәветдинов Наил Хөснетдин улы, Гатауллин Фәрит Хөрмәт улы, Идиятов Фәнил Нурулла улы, Мингазов Айдар Альберт улы, бертуган Гәләветдиновлар: Равил, Рауданил, Рифат, Нуриев Ринат Миңгәрәй улы, Бәдгетдинов Нияз Фәргать улы, Зиатдинов Рәсим Габделнур улы, Нигъматуллин Рәдиф Радик улы, Шәрәфиев Фаил Шамил улы, Урта Пошалымнан Ибениев Шамил Галим улы, Закиров Рөстәм Раиф улына, шулай ук бәйрәмебезгә бүләкләр белән килгән Мингазов Таһир Васил улы, Лотфуллин Зөфәр Равил улы, Мусагитова Альмира Хәнәфи кызы, Сәлахетдинов Наилгә бик зур рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.

Бу Сабантуйның җылылыгы күңелләрдә озак саклансын, киләсе елга да һәркайсыбыз исән-сау булып, янәдән бәйрәмнәр оештырып, яңа очрашулар насыйп булса иде дигән теләктә калабыз.

Галимҗанова Гөлназ Мәгсүмҗан кызы.

Урта Пошалым авылы китапханәчесе.




http://arskmedia.ru/2018/06/25/poshalyim-sabantuenda/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение