События

Әтнә районында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды 25.06.2018

Әтнә районында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды

24 июньдә, Əтнә районының Каенсар урманының Мәхәббәт аланында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашты. Сабан туе ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте тарафыннан оештырылды. Бәйрәмне күпсанлы тамашачылар, шулай ук Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да карады.

Бәйрәмне Əтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова ачып җибәрде.

Сабантуйның мөхтәрәм кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә бар иде. Ул бәйрәмдә катнашучыларга, тамашачыларга Мәскәү татарларыннан зур сәлам җиткерде. Равил Әхмәтшин Татарстан театр әһелләренә мөрәҗәгать итеп:

“Мәскәүлеләр сезне бик ярата. Аларның сезнең иҗатка булган кызыксынуы, ихтирамы елдан-ел арта. Чөнки театр – ул мәңгелек. Икътисадта авырлык туганда да, сугыш барганда да театр эшен туктатмый. Сезне Мәскәү каласында көтеп калабыз!”, – диде.

Театрлар Сабан туеның идея авторы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Фәнис Мөсәгыйтов Сабан туен оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткән Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, аның командасына, барлык хөкемдарларга һәм ачык йөзле Әтнә халкына  зур рәхмәтләрен белдерде.

Театр Сабан туенда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты. Ул һәр театр чатырына кереп, һәрберсе белән аралашырга мөмкинлек тапты.

Сабан туеның театральләштерелгән тамашасын быел да Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры күрсәтте. Соңрак бәйрәм традицион уен-ярышлар белән дәвам итте. Театр әһелләре йомырка куелган кашык кабып йөгерде, капчык киеп ярышты, чүлмәк ватты, аркан тартышты. Һәм, әлбәттә, Сабан туеның кульминацион ноктасы милли көрәш иде. Тинчуринлылар быел да сынатмады – Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин 80 кг.га кадәрге авырлык категориясендә II урынны яулады.

Баш батыр булып исә Кариев театры артисты һәм музыканты Илдар Әхмәдуллин калды. Аңа, матур гадәт буенча, ТР Президенты бүләге – “Лада Веста” автомобиле ачкычы тапшырылды.

Мәгълүмат өчен. Республикакүләм театрлар Сабан туеның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый.

Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче  Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә.

Әлеге бәйрәм Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.

Төрле елларда әлеге Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде.


Тинчурин театры

http://tinchurinteatr.ru/?p=14457


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение