События

Якташыбыз Арчага Гагарин кубогын алып кайтты 26.06.2018

Якташыбыз Арчага Гагарин кубогын алып кайтты

Узган шимбәдә Арчада Гагарин кубогын каршы алдылар. Аны безгә континенталь хоккей лигасында беренчелекне яулаган һәм әлеге кубокка лаек булган “Ак Барс” хоккей командасы капкачысы, якташыбыз Эмиль Гарипов алып кайтты. Район өчен, бигрәк тә хоккей спорты сөючеләр, уйнаучылар гына түгел, бу өлкәдә безнең төбәк елдан–ел зуррак уңышларга ирешә, җанатарлар өчен дә, чын вакыйга булды. Кубокны каршы алырга Арча үзәгенә районыбыз хоккейчылары, җанатарлары (күрше районнардан да килгәннәр) җыелган иде.

– “Ак Барс” командасы җиңүе, анда безнең Эмиль Гариповның да өлеше булуы районыбыз өчен зур горурлык, – диде  якташыбызны сәламләп район башлыгы Илшат Нуриев. – Бүгенге чарада Арчаның “Драконы”, Ястребы”, “Факел”, “Ракета”, “Металл” хоккей командалары катнаша. Алар өчен бу чара чын тантана.

Хоккейчылар, җанатарлар соңыннан кубок янында Эмиль Гарипов һәм район башлыгы белән фотога төштеләр.

Ул көнне Эмиль һәм әтисе Рамил Гариповлар туган авыллары Урта Бирәзәдә авыл бәйрәме оештырдылар. Анда кайлардан гына килмәделәр. Авыл башында машина куярга урын табуы да кыенлык тудырды. Урамны тутырып халык бәйрәм булган урынга агылды. Моның кадәр халыкны Урта Бирәзәнең моңарчы күргәне дә булмагандыр.

Бәйрәмгә Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Биектау, Лаеш районнары башлыклары Рөстәм Кәлимуллин, Михаил Афанасьев, “Татнефть – Ак Барс” җәмгыяте директоры Шамил Хөснетдинов, Татарстан Республикасы хоккей федерациясе рәисе Кирилл Голубев кайткан иде. Авыл бәйрәменә килгәннәрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Физик тәрбия, спорт һәм сәламәт яшәүне үстерүгә, аларны  пропагандалауга керткән өлеше, ирешкән уңышлары һәм Арча районы халкы алдындагы дәрәҗәсе өчен Эмил Гариповка “Арча районының Мактаулы гражданы” исеме бирелде.

– Мине шулай хөрмәтләвегез өчен зур рәхмәт. Мин Арча ягында тууым, туган авылым белән горурланам, – диде җавап итеп Эмиль.

Бәйрәм яхшы оештырылган иде. Ул Урта Бирәзәдән үзешчән шагыйрь Дамир Нуриәхмәтовның танылган авылдашларына багышланган шигыре белән башланып китте. Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев үзенең фатихасын бирде. Районның бер төркем үзешчән сәнгать осталары, педагогика көллиятенең “Талисман” төркеме бәйрәмгә ямь өстәде, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров яраткан җырын бүләк итте. Җырчылардан Илсаф, Хәмдүнә Тимергалиева, Илдар Әхмәтов  килгән иде.

Уеннар, җыр–бию, күңел ачулар белән Арча тавы итәгендә (нәкъ менә шушы урында моннан ун ел элек күнегү вакытында 16 яшьлек Эмиль әтисенә континенталь хоккей лигасында җиңсә, Гагарин кубогын Урта Бирәзәгә алып кайтачагы турында әйткән булган) көне буе бәйрәм гөрләде. Теләгәннәр кубок янында фотога төште, көрәш яратканнар мәйдан янына җыелды. Бу көнне биредә республика, Россия, дөнья чемпионы исемнәре яулаган көрәшчеләр дә бил алышты. Бүләкләр бик  яхшы иде.

Көрәштә абсолют батыр булып Теләчедән Раил Нургалиев калды. Тәкәдән тыш Эмиль һәм Рамил Гариповлар аңа җиңел машина бүләк итте.

Гөлсинә Зәкиева





http://arskmedia.ru/2018/06/25/kubok-archaga-kayttyi-mashina-telachega-kitte/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение