События

Арчада балалар өчен актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде 28.06.2018

Арчада балалар өчен актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде

Арчадагы “Эрудит” үсеш үзәгендә актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде. Аны Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Гүзәл Сибгатуллина алып барды. Ул безгә “Тапшырылмаган хатлар” нәфис фильмы (анда төп рольне башкарды) аша таныш. Шулай ук без аны Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында катнашкан, “Священная война” җыры белән Интернетны шаулаткан Арслан Сибгатуллинның әнисе буларак та беләбез.

– Без “Җиңү язы” дигән шигырь уку бәйгесе оештырган идек. Аның нигезләмәсе Интернетта басылып чыкты. 30 кеше катнашты. Беренче урынга аквапаркка ике билет, икенче урынга “Нур” кибетеннән товар сатып алу өчен сертификат, өченче урынга профессиональ фотограф Ләйлә Вәлиевадан фотосессия бирелде. Әлеге осталык дәресе барлык бәйгедә катнашучыларга бүләк буларак бушка үткәрелде, – диде үзәк җитәкчесе Таһир Исмәгыйлев.

Осталык дәресендә төрле яшьтәге балалар бар иде. Гүзәл Сибгатуллина аларга дөрес тын алу, авыз ачу, хәрәкәтләнү һәм башка сәхнәдә чыгыш ясаучылар, шигырь сөйләүчеләр, артистлар өчен кирәк булган күнегүләрне эшләтте.

Соңыннан балалар Самуил Маршакның “Ә сездә нәрсә?” дигән шигырен укып күрсәттеләр. Гүзәл Сибгатуллина һәрберсенең чыгышына анализ ясады, киңәшләрен бирде.

Гөлсинә Зәкиева    Автор фотосы

  

http://arskmedia.ru/2018/06/28/archada-balalar-chen-akterlyik-ostalyigyi-buencha-ostalyik-darese-tka...



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение