События

Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышланган махсус тапшыру әзерләнә 03.07.2018

Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышланган махсус тапшыру әзерләнә

“ТНВ – Яңа гасыр” телевизион каналының «Әдәби хәзинә» тапшыруларының берсе шагыйрә, популяр җырлар авторы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мөхәррире Сания Әхмәтҗановага багышланачак. Шушы көннәрдә телевидение шагыйрәнең туган ягына – Арча районының Курса Почмак авылына кайтып, туган нигезен, авыл мәктәбен, яңа ачылган Курсави чишмәсен, Арчадагы «Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеген төшергән.

“Шундый матур авыл! Табигате, кешеләре искиткеч! Халкы бик кунакчыл, туганнары бик туган жанлы, — дип сокланып яза ТНВның Әдәби-музыкаль тапшырулар берләшмәсе мөхәррире Әлфирә Мәһдиева. – Без килешкә мәктәп коллективы бик әзерләнгән иде. Укучылар Сания Әхмәтҗанова шигырьләрен укыдылар. Гомер буе телевидениедә чыгыш ясаганнармыни, каушамыйча, буталмыйча, 1нче дубльдә ук сөйләп чыктылар. Монда мәктәп директоры Нурзилә Сабирҗанова һәм татар теле укытучысы Ләйсән Шакированың үз һөнәрләренең чын остасы булуы да чагылыш таба”. Саниянең балачагы образын 7нче класс укучысы Сөмбел Шиһапова башкарган.

Журналистларны «Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов шагыйрә Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышланган экспозиция белән таныштырган.

  • Тапшыруның режиссеры — Зөлфирә Мөхәммәдиева, алып баручы — Рания Усманова, операторы — Александр Вольнов, .

“Тапшыруны төшергәндә, шигырь эчтәлегенә туры килгән тилгәннәр, карлыгачларга кадәр баш очына килеп әйләнеп очты”, — дип шигъри итеп тасвирлады Сания Әхмәтҗанова үзе тапшыру төшерү барышын. Ул журналистларның авылның төзеклегенә, халыкның кунакчыллыгына соклануына басым ясады.
Курса Почмак авылының кунакчыллыгына Әлфирә Мәһдиева да җентекләп тасвирлый: “Һәр кеше безне чәйгә чакыра, кая инде чәйләп тору, “Вакыт юк”, дибез. Сания апаның туганнары да кыстапмы-кыстыйлар. Ә безнең һәр минут кадерле иде. Материал күп, төшереп өлгерергә кирәк — бөтенесен дә күрсәтәсе килә. Кичке якта авыл урамының әле бер йортыннан, әле икенче йортыннан безгә күчтәнәчләр китерә башладылар. Шаклар каттык! Менә шундый кунакчыл халык яши икән биредә! Якташлары Сания Әхмәтҗанованы бик хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар!”

  • Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган «Мәгариф»тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова — «Оч иреккә, җырым», «Пар алма», «Гәрәбә» китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе. 2009 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген Сания Әхмәтҗанова — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында редактор.
  • «Әдәби хәзинә» тапшыруы әдәбият сөючеләр арасында зур кызыксыну уята. Әлеге тапшыру танылган публицистлар, шагыйрьләр, язучылар турында. Шимбә-якшәмбе көннәрендә эфирга чыга.
  • Рузилә Мөхәммәтова
https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/02/167026/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение