События

Носы мәктәбе өч буынны очраштырды 05.07.2018

Носы мәктәбе өч буынны очраштырды

Кайларда сез сабакташлар — егетләр, кызларыбыз,

Олы юлга озатып калган  Укытучыларыбыз?

2018 елның 30 июнь иртәсе. Носы төп гомум белем мәктәбе.

Ул көннең таңы атуын  һәркем аерым бер дулкынлану белән көтте. Хәтерләрдә хәтирәләр йомгагы сүтелде, истәлекләр барланды, ниндидер горурлык хисе, сагыну тойгысы катыш күңелләр җилкенде.

Кояшлы, җылы июнь ае 29 елдан соң, 1988 — 1989 елгы чыгарылыш укучыларын, белем һәм тәрбия биргән туган мәктәбенә  кабаттан җыйды. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый, чөнки балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле.

“Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне!” дип исемләнгән кичә хөрмәтле укытучыларыбызны яшьлеккә, ә без классташларны балачакка алып кайтты.

Авыр да, жаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да булган, укытучы хезмәтен  чын мәгънәсендә үз җилкәләрендә кичергән, хәзер инде күбесе лаеклы ялда булган, чал чәчле, әмма һәрвакыттагыча алдынгы карашлы, якты уй –фикерле укытучы  апа — абыйларыбыз кичәбезгә  бик матур итеп җыелып килделәр. Ерак араларны якын итеп яратып, бик тә сагынып кайттылар. Һәм бер –берсен йотлыгып тыңлый –тыңлый  чыгышлар ясадылар, бер – берсен күрүгә, хәл –әхвәл белешүгә бик шат булуларын яшерә алмадылыр.

Кичә өч буынны  очраштырды. Җылы аралашу, күпме истәлекләр, эчкерсез рәхмәт сүзләре. Без сабакташларга  котлау, соклану  хисләрен белдерделәр.

Хөрмәтле укытучыларыбыз коллективында, чал чәчле, ак яулыклы  бертөркем апаларыбыз бүген дә авылыбыз халкына зур хезмәттә. Нәкъ тә менә иман нуры иңдерүче күркәм остазларыбыз алар. Авылыбызның һәр кешесе аларга чиксез зур рәхмәтле.

Укытучыларыбызның икенче буыны бүген дә җәмгыятьтә актив хезмәттә. Гомерләрен  балаларга багышлаган, аларны киләчәк  тормышка әзерләүгә алынган , шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кешеләр алар, безнең укытучыларыбыз.

Ә бүген исә, без алар белән аерылышканга өч дистә вакыт якынлашканда,  моны һичшиксез  яхшырак аңлыйбыз. Һәр укучы үз рәхмәтен әйтеп, үзе үткән тормыш юлы белән таныштырды, уңышлары белән уртаклашты, бәйрәм белән котлады.

Әйе, бәйрәм… Бар көчен куеп, белем һәм тәрбия биргән  Укытучы өчен укучылары ирешкән уңышлар турында ишетү, аларның матур тормышын күреп, сәламен алып яшәүдән дә зур куаныч юктыр мөгаен. Каршыңда буй җиткән, гаилә башлыгы булып, ул – кызлар үстергән, яраткан  хезмәте  булган укучың басып тору — укытучы өчен  әйтеп бетергесез горурлык. Һичшиксез, аның бүгенге тормыш баскычына күтәрелү юлында, укытучының да өлеше бар. Шундый  соклану һәм шатлыклары белән һәрвакыттагыча тыйнак котлады класс җитәкчебез Сафиуллина Флера Нурмухаметовна. Һәр эшнең җиренә җитүе, аерым үзенчәлекле таләпчәнлек һәм тормышны ярату, хезмәтне  сөю…. минем уйлавымча, класс җитәкчебез — Флера апабыз үз үрнәгендә безгә тапшырырга теләгән тәрбия шушы иде. Сабыр, зирәк, акыллы апабыз, һәр класс җитәкчесе кебек, без, шаян –шук  укучыларына  карата  өмет  һәм  ышаныч белән яши.

Классташларым исә сокланырлык.  Аларның күбесе туган авылыбызда хезмәт куялар, туган нигезне, авылыбызны  саклыйлар.

Укытучыларыбыз, һичшиксез  үзләре укыткан укучыларның, тормышта үз юлларын табуларына, төрле профессияләрне үз итеп тырышып эшләүләренә, күркәм тормыш  итүләренә  сокланып карадылар, мактадылар.

Әйтеп бетергесез җылы аралашуга, хөрмәткә нигезләнгән әлеге очрашу тәкъдимен  туган мәктәбебезнең җитәкчесе — Бадертдинов Вәсим Хәмитович чын күңелдән хуплап алды һәм киң күңеллелек белән ярдәм кулын сузды.

Һәр йортның хуҗасы булган кебек, бүгенге бәйрәм – чарасы үткән – “Белем йортыбызның” да инде озак еллар  бик тә җаваплы директоры  ул. Шушы авылыбыз мәктәбен — үз туган йортыдай якын күрүче, аның төзеклеге, иминлеге өчен күп көч куючы, мәктәбебезнең данын, чын мәгънәсендә дәрәҗәсен саклаучы хөрмәтле үрнәк остазыбыз, укытучыбыз – Вәсим Хәмитовичка, без классташлар, барыбыз исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Безнең  күңелләргә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә    шушы туган мәктәбебездә укыган елларда  салынды.

Хөрмәтле укытучыларыбыз, сезгә чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез безгә белем һәм тәрбия бирү өстенә, бүгенге очрашуга килеп  тә күңелләргә матурлык, яшәүгә дәрт өстәдегез. Һәрберегез  тыныч, имин, сәламәт яшәгез.

Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Баш иябез сезне яратып!

Хадиева Рузилэ Рафиковна — Шушмабаш
урта мэктэбе укытучысы.

http://arskmedia.ru/2018/07/03/nosyi-maktabe-ch-buyinnyi-ochrashtyirdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение