События

«Арча кичләре»ндә булдыгызмы? 04.11.2015

«Арча кичләре»ндә булдыгызмы?

Чыннан да, Арчаның үзәгендә оештырылган «Арча кичләре» бәйрәмендә булдыгызмы сез? Булмасагыз, хәзер сөйлим.

Хәер, бәйрәмне сөйләп булмый торгандыр аны! Анда үзеңнең килүең, үзең катнашуың кирәк бит. Кич юеш, салкынча булуга карамастан, әйбәтләп спорт киемнәремне киеп алдым да, урамга чыктым. Кич искиткеч иде. Кызганыч, өйдә утырганар бу күркәмлекне күрә алмады! Арча үзәгеннән ишетелгән дәртле музыка күңелләрне тагын да җилкендереп җибәрә.

Арчалылар, кунаклар бала—чагалары белән әкренләп мәйданга җыела. Бала — чага түзми биеп китә. Зурлар арасыннан да кыюлар тик тормый, бииләр. Ә күпләр тамашага шаккатып карап торуны кулаерак күрә. Татар халык биюләре башлангач, яшьләрнең борынына чиртеп, мәйданга ветераннар Минсәвәрә апа Хәбибуллина, Факия Шәрәфетдинова чыкты. Шуннан китте биюләр…

Минсәвәрә Хәбибуллина һәм Факия Шәрәфетдинова сәхнәгә менеп җырладылар да. Хөрмәт итәм мин шундый якты күңелле, тынгысыз җаннарны. Алар шулай итеп башкаларга да бәйрәм рухы бүләк итә, күңелләрне күтәрә. Рәхмәт.

Әле кайчан гына Факия ханым ветераннар концертын оештыру артыннан чабып йөргән иде.

Минсәвәрә апаның да хәлләрен сораштым.

— Хәтерем ялгышмаса, 1984 елда 5 ноябрьдә без бу мәйданны төнге сәгать 1гә кадәр асфальтлаган идек, — дип сөйләде ул. — Шундый матур төн иде ул. Әкрен генә кар ява. Икенче көнне шундый зур бәйрәм булды. Шул вакытлар искә төште. Бәйрәмнәрне Арча үзәгендә үткәрергә кирәк шул. Стадионга кадәр төшәргә халык авырыксына. Монда күңеллерәк.

Үзешчәннәр бер—бер артлы сәхнәгә чыгып кына торды. Расих Галимҗанов, Зөлфия Әүхәдиева, Рәсим Низамиев… Бәйрәм биюләр, уеннар белән бергә үрелеп барды.

Халык: «Арча кичләре»н ешрак үткәрсеннәр иде», —дип таралышты.

Румия Надршина.

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение