События

Ул һәрвакыт гадел булган 07.07.2018

Ул һәрвакыт гадел булган

Беркөнне хатыным Наиләгә: “Мөбарәк Әшрәповичның юбилее, шуларга барып киләм әле”, – дидем.

– Бик әйбәт кеше ул, – диде җәмәгатем.

– Каян беләсең?

– Минем Утар Аты мәктәбендә укыткан вакыт иде. Бер җыелышка район прокуроры килде. Җыелыш кич кенә бетте, ә минем авылга кайтасы бар.

– Мине Арчага кадәр алып кайта алмассызмы икән? – дидем, оялып кына.

– Алып кайтабыз, билгеле, әйдә, утыр, – диде ул.

Арчага кайткач рәхмәт әйтеп төшмәкче булдым. “Бу вакытта кая бармакчы буласың, сеңлем? – диде Мөбарәк Әшрәпович. – Хәзер Күпербашка төшереп куябыз”. Шоферы белән капка төбенә үк китереп куйдылар. Мин аңа гомерем буе рәхмәт әйтеп яшим. Соңрак хатыны Миннегөл апа белән бер мәктәптә эшләргә туры килде, ул да бик әйбәт кеше иде”.

Минем үземә Мөбарәк Әшрәпович белән күп еллар аралашып яшәргә туры килде. Озак еллар халык утырышчысы булдым. Күп судларда катнаштым, суд залыннан язмаларым еш басыла иде.

– Син бу четерекле теманы оста гына ерып чыккансың бит, – дип район прокуроры шалтыраткач, канатлар үскәндәй була иде.

Мөбарәк Әшрәфҗан улы Әшрәпов Арча районы прокуроры булып 1970 елда билгеләнә һәм әлеге җаваплы вазыйфаны 15 ел башкара. Ул районда иң озак эшләгән прокурор. Аңа кадәр Кызыл Юл, Кызыл Йолдыз, Теләче, Саба районнарында прокурор булган. Прокуратура органнарында 38 ел эшләгән. Татарстан Республикасы прокуратурасының иң хөрмәтле ветераннарының берсе.

Ул 1928 елның 28 июнендә Балтач районының Арбор авылында туа. Әтисе Әшрәфҗан, әнисе  Гөлҗиһан бик тырыш кешеләр була. Мал–туар, тавык–чебеш, умарталар тоталар. Гаилә зур – алты малай, ике кыз. Мөбарәк малайлар арасында иң кечкенәсе. Сугыш елларында гаиләдә ул балалар арасыннан берүзе кала. Җәен колхозда төрле эшләр башкара, трактор белән җир сөрә, бригаданы җитәкли, ашлык исәбен алып бара, аны дәүләткә тапшыруны тәэмин итә. Сугыш елларында укуларны башлауны 1 октябрьгә күчерәләр, өлкән сыйныфтагылар өчен дәресләр дәүләткә ашлык тапшыру планын үтәгәч башлана.

Малай талантлы була, гармунда уйный, авылның үзешчән сәнгатендә актив катнаша. Яхшы укый, урта мәктәпне тәмамлаганда аның таныклыгында барлык фәннәрдән “отлично” билгеләре генә була. Югары уку йортында спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба,  спартакиадаларда катнаша.  Чаңгыда 10 километрга узышуда беренче килә. Дүртенче курста укыганда штанга күтәрү буенча республика чемпионы була.

1951 ел башыннан ул Балтач районы прокуратурасына халык тикшерүчесе итеп билгеләнә. Биредә ул прокурор эшенең беренче адымнарын атлый, булачак тормыш иптәше белән очраша. Тикшерүче эшен бик ярата, һәрвакыт аңа тугрылыклы булып кала, район прокуроры булгач та җинаять эшләрен тикшерүдә актив катнаша. Балтач прокуратурасына тырыш тикшерүче генә түгел, ә белемле белгеч килә. Аңа кадәр тикшерүчеләр ярты ел саен алышынган. Яңа тикшерүче җиң сызганып эшкә керешә, тәҗрибә туплый. 25 яшьтә аны Кызыл Юл районына прокурор итеп билгелиләр.

Мөбарәк Әшрәпович белән бергә эшләгән хезмәттәшләре аны гади кеше, әмма кырыс һәм гадел прокурор иде, дип бәялиләр. Еш кына ул оператив төркемнәр белән вакыйга булган урынга чыга. Кешене сак астына алганчы аннан үзе сорау ала, җинаять эшен судка җибәргәнче гаепләнүче белән сөйләшә.

Мөбарәк Әшрәпович прокуратура органнарының яхшы хезмәткәре, менә дигән җитәкче һәм оештыручы була. Кайда гына эшләсә дә яхшы коллектив туплый ул. Коллегалары, хезмәттәшләре аны хөрмәт белән, яратып искә алалар.

Юбилярны котларга республика прокуроры Илдус Нәфыйков кайтты. Аны шулай ук Арча, Әтнә, Саба районнары башлыклары Илшат Нуриев, Әхәт Хәкимов, Рәис Миңнеханов, район прокуроры Ринат Ситдыйков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев тәбрикләде.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2018/07/06/ul-arvakyit-gadel-bulgan/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение