События

Уңда – яңгыр, сулда – кояш 12.07.2018

Уңда – яңгыр, сулда – кояш

Соңгы көннәрдә район өстен каплаган кысыр болытлар яңгырлыга әйләнде. “Июль аенда Арчада 49 мм яңгыр яуды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Июль нормасы – 63 мм.

Билгеле, бу хастаханәдәге уртача температура кебегрәк. Метеостанция мәгълүматлары Арча шәһәрендә яуганны гына чагылдыра. Ә чынбарлыкта шатланырлык та, көенерлек тә хәлләр бар. Яздан бирле диярлек яңгыр күрмәгән басуларда сабан культуралары рәхәтләнеп үсеш ала алмыйча баш чыгара. Дөрес, арышка өмет зурдан.

9 июльдә төштән соң Әтнә ягы зонасында урнашкан хуҗалыкларга юл тоттык.  Каршыбызда болытлар куерганнан куера. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов ара–тирә хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар белән сөйләшеп ала.

– Кушлавычта яумый, Шурабашта, ниһаять, ява, – ди ул. – Наласалар да бик көткән иде, менә икенче көн инде аларда ява.

Утар Атыга җиткәнче юлларда су тонып тора. Орнашбаш тирәләрендә тамчы да төшмәгән. Кушлавыч басуында җир эшкәрткән трактор тузан эченнән күренми дә.

Ике көндә иң күп яңгыр Лотфуллин З.Р. хуҗалыгында (өч Пошалым, Иске Төрнәле) яуган – 60  мм. 9 июльдәгесе “Кырлай”, “Ашыт”, “Кишет” хуҗалыклары басуларын юмарт сугарган.

“Тукай” ширкәтендә тулы көчкә сенаж салалар. Узган ел чәчелгән тукранбаш бик тигез, куе булып үскән. Аны Фәнил Сабиров “Челенджер” комбайны белән теземнәргә сала. Хуҗалыкка 1675 тонна сенаж салырга кирәк, шуның 1531 тоннасы салынган инде. Печәнне җитәрлек әзерләп куйдылар.

Район буенча бер шартлы терлеккә 10 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. “Тукай” ширкәтендә – 15, “Курса МТСы”нда – 14,5, “Аю”да –14, “Казанка”, “Кишет”, “Ашыт”та 12 центнердан артык. “Лотфуллин З.Р.” ширкәтендә өч центнерга да тулмый.

“Ватан”, “Курса МТСы”, “Тукай”, “Ашытбаш” хуҗалыкларында бозаулар өчен витаминлы үлән әзерлиләр.

Ильяс Фәттахов   Фотода: Фәнил Сабиров Кушлавыч басуында тукранбаш урдыра




http://arskmedia.ru/2018/07/11/u-da-ya-gyir-sulda-koyash/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение