События

Бәхетләре булсын гомерле 13.07.2018

Бәхетләре булсын гомерле

Әзәк егете Шамил Күкчә Бирәзә мәктәбенә укытучы булып килә. Мөгаллим егетне кызлар яшерен генә күзәтсә, Шамил атлы егет кызларга сынап карый. Кичен клубта кызлар! Күзләп өлгер генә! Ә күңел күзе күрә, насыйбын үзе эзләп таба. Китапханәче Фазиләне дә тәүге тапкыр клубтагы “вечер” вакытында күреп ала Шамил. Кайнар мәхәббәт хисеннән озак тәэсирләнеп йөрми яшьләр, берничә айдан дөньяга гаилә туа. Инде ул көннәргә 50 елга якын вакыт узып киткән һәм шул еллар үзе бер гаилә тарихын тудырган: Гыйниятовлар гаиләсендә биш ир бала туып–үскән. Алар әти-әниләрен 5 килен, 11 онык алып кайтып куандырган. Гыйниятовлар үрнәк гаилә булып яшәгәннәренең хөрмәтен дә күрде — ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аларны “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләде. Гомер узган саен үткән еллар ешрак уйлата. Фазилә апа да үткән гомерләрен еш искә төшерүләре турында әйтә. “Өлкәнәюгә таба киткәч, яшьлектәге мәхәббәт тагын да арта икән. Без хәзер бабай белән икебез генә, балалар, шөкер, күркәм гаилә корып яшиләр. Алар үзебезнең үрнәктә тәрбияләнеп үсте. Эшкә киткәндә һәрберсенә эшне язып калдырам, кайткач кабул итеп ала торган идем. Балаларга хәер-догада булып яшибез”, — ди.

ЗАГСта узучы бәйрәмнәр җанга рәхәтлек, озак вакытка җитәрлек энергия бирә. Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ЗАГСның Арча Мәдәният йортындагы бәйрәм залы районыбызның күркәм, үрнәк гаиләләрен җыйды. Мендельсон маршы астында залга Яңа Кенәрдән быел никель туйларын билгеләп үтүче Рафия һәм Рафис Аксаковлар, Өчиледән 49 ел бергә яшәүче Фазилә һәм Шамил Гыйниятовлар, Наласадан 38 ел иңгә-иң куеп, терекөмеш туйларына килеп җиткән Әлфия һәм Мөнир Сабировлар атлый. Балалар, оныклар газиз кешеләрен аягүрә алкышларга күмеп каршы ала. Менә алар мәхәббәтләренең ихласлыгын раслап “Дан китабы”на кул куялар…

Яшьлекләрендә мондый купшылыкларны күреп өйләнешүләр булганмы, юкмы, тик бу мизгелләр һәрберсенең күңелен яшьлек елларына алып кайтып, якты хисләргә күмде.

Әлфия апа күңел түрендәге дулкынлануын яшерә алмыйча юкка гына “Рәхмәт сезгә, яшьлеккә алып кайттыгыз, дулкынлануымнан әйтәсе сүзләремне оныттым”, – дими. Язмыш яшьлектә Аксубай кызы Әлфия белән Наласа егете Мөнирне кавыштырып ялгышмаган. Икесе дә Алабуга педагогия институын тәмамлаган, гомерләрен укытучы һөнәренә багышлаган, бүген дә хезмәтләреннән аерылмыйча яшәүче гаилә тырыш, намуслы, күркәм хезмәтләре, яшь буынга биргән тәрбияләре һәм әти, әни дип өзгәләнеп торучы балалары белән горурланып, куанып яши. Гомере буе җыр-моңны юлдаш итеп яшәгән Мөнир абыйның сәләте улларына да күчкән. Бәйрәмдә дә Мөнир абый улы Рөстәм тарткан гармун моңнарына кушылып җырлап бирсә, Рөстәм үзе бәйрәм “гаеплеләре”нә багышлап җыр башкарды.

40 елга якын вакыт узса да, алар күңелләре белән еш кына 80нче елларга, кавышкан чакларына кайтырга ярата. Бу хакта балалары белән дә еш сөйләшәләр. Ул елны яшьләр кавышты да, Яңа Кенәр мәктәбенә укытучы булып кайтып урнашты. 5 ел эшләде алар ул мәктәптә, әгәр Мөнир Исмәгыйль улын Наласа мәктәбенә директор итеп куймасалар, бәлки бүген дә кенәрнеке булып яшәрләр иде. Гомер буе авыл халкы күз алдында, хезмәтне алга куеп яшәгән гаиләнең яшьләргә дә теләкләре изге: “Бер-берләрен хөрмәт итеп, аңлашып, арага хыянәт кертмичә, сабырлык белән, авырлык килгәндә ярдәмләшеп, тырыш хезмәт белән яшәсеннәр”, – диләр.

Рафия һәм Рафис Аксаковлар районыбызда үрнәк, билгеле, дәрәҗәле шәхесләр. Балалар табибы Рафия Рашатовнаны районда, республикада гына түгел, хәтта чит илдә яшәүче милләттәшләребез, якташларыбыз да белә, читтә яшәп телефон аша консультация булса да алалар. Ә фермер Рафис шулай ук терлек азыгы белән Кенәр якларын тәэмин итеп тора, гадел бригадир буларак та халыкның ихтирамына ия. Яшьлектәге мәхәббәт хисе күптән инде “олы мәхәббәт” дигән дәрәҗә алып алар гаиләсенең нигезендә яши. Хәзер ул хөрмәт, бер-береңә ихтирам дигән сыйфатларны да үзенә туган итеп алган. Рафис абыйның: “Язмыш мине Рафия белән кавыштырганга мең рәхмәтле мин”, – дигән сүзләре астында нинди тирән мәгънә ята!

Гаиләләрен күркәм итүче  “мәхәббәт җимешләре”  – 3 ул һәм 1 кызлары, оныклары өчен үрнәк тә, терәк тә, кирәк тә алар. Әти-әниләренең гамәлләре өчен горурлану балалар өчен дә әйтеп бетергесез куаныч ул.

Бер-берсенә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр генә нык һәм бәхетле була. Районыбызда күпләргә өлге булган гаиләләрнең бәхеткә күмелгән парлы гомерләре дә озын булсын. Расих Галимҗанов та парларга изге теләкләрен җыры аша юллый…

Розалия Зиннәтова

http://arskmedia.ru/2018/07/13/bahetlare-bulsyin-gomerle/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение