События

Урта Бирәзәдә яңа клуб ачылды 16.07.2018

Урта Бирәзәдә яңа клуб ачылды

Берара фермалар ябылып, халык эшкә шәһәргә китә һәм шунда төпләнеп тә кала башлагач, Урта бирәзәләр авыл бетә икән, дип борчылышканнар иде. Соңгы вакытта аларга канат чыккандай булды. Авылга яшьләрнең кайтуын, яңадан–яңа йортлар калкып чыгуын, балалар саны артуын, юллар төзекләндерелүен күреп торган Урта Бирәзә авылы халкы рухланып китте. Ямь өстенә ямь өстәп авылның нәкъ уртасында, иске клуб урынында өр–яңа клуб бинасы да калкып чыкты.

– Безнеке кебек кечкенә авылларда клубларны торгызу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның иң рәхмәтле эшләренең берсе. Бу урында заманында мәчет иде. Еллар үткән, заманалар үзгәргән саен ул да икенче төс ала килде, аңа башка рольләрне дә үтәргә туры килде. Клубка әверелгәч тә мәдәният тормышы белән янып яшәүче клуб хезмәткәрләре тырышлыгы белән гөрләп торды, – диде шушы авылда туып–үскән Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов. – Яңа клубның кыйммәте шунда, без аны район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты, мәдәният идарәсе, Наласа авыл җирлеге белән кулга–кул тотынып башкардык. Мәдәният министрлыгына да рәхмәтебез зур. Авыл күзгә күренеп тернәкләнде. Халыкны таркатмыйча, туплап тоту өчен рухи азык та өстәргә кирәк иде. Атказанган, халык артистлары, фән докторлары, профессорлар чыккан бу авылның киләчәге дә матур һәм күркәм булырга тиеш.

Узган якшәмбедә яңа клуб бинасын ачу тантанасы булды. Олысы–кечесе, яше–карты – бар да бәйрәмгә кебек килгән иде. Тантананы Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Филарит Гасыймов җитәкчелегендәге “Арча бизәкләре” халык музыка кораллары ансамбле ачып җибәрде. Авылга моң, татар моңы таралды.

– Урта Бирәзәдә клуб ачылуга без беренче чиратта республика җитәкчелегенә, туган авылы турында кайгыртып, аның өчен янып–көеп йөргән Айдар Фәйзрахмановка рәхмәтле. Киләчәктә дә ул бүгенгедәй гөрләп торсын, – диде район башлыгы Илшат Нуриев һәм бүләккә клубка кирәк–яраклар алу өчен сертификат тапшырды.

– Бу бина төзелешенә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт. Иң беренче авыл халкына. Клубны гөрләтерлек халкыбыз бар безнең, – дип җавап сүзе белән чыкты Айдар Фәйзрахманов. – Без үскәндә иске клуб иде әле. Минем балачакның яшь кызлары да бүген биредә. Гармун уйнарга дип әти–әнидән сорап алып чыгып китәләр иде. Иң беренче тапкыр авыл клубында җырладым. Аңа да 46 ел үткән.

Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, Урта Бирәзә авылы клубы җитәкчесе Радилә Рәхимова аз гына арада клубны торгызуда көчләрен кызганмый эшләгән “Арча КСМ”ы ширкәте төзүчеләренә, җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

– Клубыбыз гел яңгырап торсын, җыр–моң кимемәсен иде, – дип теләк белдерде Радилә Рәхимова.

Тантанадан соң халык клубка агылды. Кызыл тасманы кисеп керү өчен район башлыгы Илшат Нуриев үз янына киләчәгебез, өметебез булган балаларны чакырды. Ул көнне килгәннәр 50 урынлык клубка көчкә сыйды. “150 урынлык клуб кирәк булган икән”, – дип шаяртучылар да табылды. Эшләсен генә, киләчәктә анысы да булыр. Әлегә Урта Бирәзә халкы монысына да куанып туя алмый. Игелеге булсын, моңга күмелсен.

Моң дөньясы ишеге ачылды инде. Беренче булып биредә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, шулай ук авыл үзешчәннәре дә чыгыш ясады.

Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2018/07/16/urta-birazada-ya-a-klub-achyildyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение