События

Арчаның тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр техникумда кунак булды 15.07.2018

Арчаның тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр техникумда кунак булды

Узган атнада Арчаның гуманитар-техник техникумы үзенә Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы яшүсмерләрне кабул итте. Кунакка килүчеләр 10 нан 17 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр иде.

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны беренче генә тапкыр кабул итә техникум. Хәер, алай ук дию бәлки дөрес тә түгелдер, чөнки быел кыш техникум базасында урнашкан “Светофор” автомәктәбе  тернәкләндерү үзәге балаларын кабул итеп, аларга юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр уздырган икән.

Бу юлы балалар техникумда өйрәтелүче һөнәрләрнең берничәсендә, аз гына вакытка булса да, үзләрен сынап карады: малайлар газ мичен, плитәсен сүтеп җыюда катнашты, кызлар тырнак ясауны күзәтте, бергәләп чәчәтарашлар, хисапчылар, пешекчеләр әзерләү дәресләрендә булып, тырнак та, чәч тә ясаттылар, өстәл бизәү серләренә төшенделәр, үзләре ясап та, бизәп тә карады, шушы һөнәрләрне башкару вакытында хезмәтне саклау буенча кагыйдәләрне аңлаткан фильм карадылар, кул эшләнмәләре ясадылар.

Балаларга әлеге сәфәр бик ошады. Һәммәсенең мондый мастер-классларда беренче катнашуы икән. Кем белә, бәлки алар киләчәк һөнәрләрен нәкъ менә шушы техникумда укып алыр. Арча районында яшәүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек бу. Ә кунакка килүчеләр, нигездә Арча районыннан. Тагын күрше район балалары да бар иде. Чөнки “Өмет чаткысы” ел әйләнәсе үзенә Арча гына түгел, күрше-тирә районнар һәм Казан шәһәре балаларын кабул итә, алар айлар дәвамында биредә яшәп дәвалана.

Кунакка килүче балалар арасында Аделина үзен киләчәктә психолог ролендә күрә. Кем белә, бәлки ул биредә маникюр ясаучы һөнәрен үзләштерер дә, гомерен шул хезмәткә багышлар. Ә инде кайсы гына һөнәр иясе булсаң да, күпмедер дәрәҗәдә психолог та буласың. Кеше белән эшләү үзеннән үзе психолог булуны сорый. “Биредә миңа бик күңелле булды. Монда күргән, эшләгәннәрне өйдә дә ясап караячакмын. Пешекче апаның өстәл бизәү серләрен өйгә алып кайтып гаиләдәгеләремә дә җиткерәм”, — ди Аделина. Фәнискә газ мичен сүтеп карау нык ошаган. Бәлки ул да киләчәктә шушында укып һөнәр алып, газчы булып эшләр.

Ни генә булмасын, сәламәтлегең ни дәрәҗәдә мөмкинлек бирүенә карап, кулың эш белүе кирәк. Техникумда сәламәтлеге чикле балалар да укый, аларны һәркем үзе сыман хис итә: укытучылар да ташлама ясамый, иптәшләре дә дус. Үзләре дә тырыш, әлбәттә. Димәк, укырга теләге булганнарга юл ачык.

Технкум хезмәткәрләре балаларга бәйрәм ясап савап эшләде. Ә бу сәфәрнең шәүвәл аенда башкарылуы аеруча саваплы.

Сәфәр мул сыйлы табын артында дәвам итте. Монда инде телләр дә ачылды, хыяллар да бөреләнде, хисләр ташкыны тышка бәреп чыкты.





http://arskmedia.ru/2018/07/13/archanyi-ternaklander-zagenda-tarbiyalan-chelar-tehnikumda-kunak-buld...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение