События

Амсар абый – атказанган хезмәткәр! 19.07.2018

Амсар абый – атказанган хезмәткәр!

Яңа Кишеттә яшәүче Амсар Садыйковка 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Президент В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл жирлегеннән дә котладылар. Күңелле итеп сөйләшеп утырдылар.

Амсар абый ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның иң яхшы киномеханигы. Заманында өч авылга кино хезмәте күрсәтә. Ялгыз түгел. Килене Люция, улы Илфар белән яши. Килене Люциягә рәхмәт укый. Атна саен мунча кертә, нәрсә ашыйсың килә, дип, теләгән ризыкны пешереп ашата, ди.

– Без Казанда яшәдек, – ди Люция. –  Әти, ялгызыма кыен, кайтыгыз дигәч, күченеп кайттык менә. Үзем төзелештә эшләп, пенсиядә.

– Әниләре вафат булгач, 8 ел ялгыз яшәдем, – дип сөйли Амсар абый. – Ир кешегә ялгыз кыен. Яшь барган саен сәламәтлек тә сыната башлый.

Амсар абыйның тормыш иптәше Зөлфирә апа мәктәптә математикадан укыта. Көчле укытучы иде, диләр. “Зөлфирә бик матур иде, – дип сөйли Амсар абый. – Бик чиста, бик уңган хатын булды ул. Гайбәт сөйләшмәде. Җырга-биюгә оста иде. Өч бала үстердек. Тырыш булдык. Икешәр сыер тоттык”.

Амсар абый, сөбханалла, егетләр кебек әле. “Яшьләргә нинди теләкләрегез бар?” – дип сорагач, “Яшьтән үз-үзеңне сакларга кирәк, – диде. – Тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә.  Яшь гаиләләргә бер-берләрен ихтирам итеп, тырышлык белән яшәүләрен телим”.

Ә без Амсар абыйга авырту-сырхауларсыз, кадер-хөрмәттә яшәвен телибез!

Румия Саттарова




http://arskmedia.ru/2018/07/20/amsar-abyiy-atkazangan-hezmatkar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение