Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Кушлавыч үзгәреш кичерә
Казан артындагы күпсанлы эреле-ваклы авыллар арасында Кушлавыч үзенә аерым бер урын алып тора, чөнки ул дөньяга татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны биргән авыл. Сөекле шагыйребезнең безнең авылда тууы зур горурлык.
Үткәннәргә күз салыйк. 1923 елда Кушлавыч авылын Татарстан китап нәшрияты шефлыкка алган. Өч елдан соң, авылдагы һәр гаиләгә матди хәлен яхшырту өчен 100 сумлык тегү машинасы, 10ар сумлык урак белән чүкеч, 20 сумга балаларга бүрекләр һәм мәктәп өчен кирәк-яраклар бирелгән. Авыл китапханәсенә 100 сумга 230 данә китап кайтарылган. Соңыннан күрше колхоз авыл хуҗалыгы машиналары бүләк иткән. Болар хакында 1928 елның апрелендә “Кызыл Татарстан” газетасы язып чыга.
Быел шагыйрьнең вафатына – 105, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге гамәлгә куелуга 60 ел тулды. Бу көннәрдә “Таттелеком” җәмгыяте, Татарстан Республикасының данлыклы хәйриячесе Лотфулла Шәфигуллин җитәкчелегендә, Кушлавыч авылына зур бүләк ясады. Алар музейга китаплар бүләк иттеләр, күчтәнәчләрен бирделәр. Соңыннан Г.Тукай һәйкәленә роза чәчәкләре белән тулы кәрзин куйдылар, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт каберенә зиярәт кылдылар.
XIX гасырда Кушлавычта күренекле урынны куе сарыга буялган, яшел калай түбәле, сары манаралы мәчет алып торган. Монда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның җиде буын бабалары муллалык иткән. 1864 елның апрелендә Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Кушлавыч авылы мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Ул 1886 елның августына кадәр мәчеттә указлы мулла булып торган, мәдрәсәдә балалар укыткан.
1930нчы елларда Кушлавыч мәчетенең манарасын сүтеп, мәктәп итеп үзгәртәләр. Шушы бина 1987 елга кадәр башлангыч мәктәп булып хезмәт итә.
1951–1953 елларда Казаннан рәссам М.К.Мавровская бу бинада яшәп, Кушлавычта Г.Тукай белән бәйләнешле булган тарихи урыннарны рәсемгә төшерә.
Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт муллалык иткән мәчет урыны “Таттелеком” җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан яшел калай койма белән әйләндерелде, истәлек тактасы куелды.
Авылда, тау астында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бабасы Мөхәммәтгалим нигезенә якын чишмә бар. Ул чишмәне мулла үзе карап торган. Чишмәнең исеме Мөхәммәтгалим мулла хөрмәтенә “Мулла чишмәсе” дип аталган. “Таттелеком” җәмгыяте шул чишмәне дә яңартып эшләде. Чишмәне генә түгел, елга аша салынган күперне дә алмаштырдылар. Авыл халкы өмә ясап, мәчет, чишмә, күпер тирәсен чүп-чардан, корыган үләннәрдән арындырды. Кушлавыч авылы халкы “Таттелеком” җәмгыяте җитәкчелегенә, бездә эшләгән егетләргә мең-мең рәхмәтле. Әлеге җәмгыятьнең иҗади төркеменең быел алган Габдулла Тукай исемендәге премиясен сөекле игелекле гамәл. Эшләгән яхшылыклары өчен әҗер-саваплы булсыннар, изге гамәлләрендә Алаһы Тәгалә ярдәм итсен. Хәзер мәчет, чишмә тирәсе танымаслык булып үзгәрде. Ул инде авыл халкының да, кайткан кунакларның да яратып йөри торган урынына әйләнде. Бу хезмәтләргә Тукаебызның рухы да шаттыр.
Симетбаш авылында туып-үскән “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин – үзенең туган авылы, якташлары һәм республикабыз өчен күп игелекле эшләр башкарган кеше. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекс төзүдә дә ярдәм итте алар.
Эш барышында Лотфулла абый үзе дә Кушлавычта берничә тапкыр булды. Музейда авыл тарихы белән танышты, Г.Тукайның шигырен укыды. Очрашуда шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов музейга китабын бүләк итте. “Авылыгызның табигате матур, халкы да тырыш, тәртиплеләр икән”, – диде Лотфулла абый. Аның ярдәмчеләре дә җитәкчеләре кебек үк итагатьле, тырыш, татар җанлылар.
Тау астындагы яңартылган чишмәнең манарасы әллә каян күренеп тора. Аны матур итеп Яңа Кенәрдән Рифат абый Габидуллин ясаган. Рифат абый хатыны Диләрә апа белән чишмәне карап, музей белән дә танышып киттеләр.
“Мулла чишмәсе”нең капкасына татар рәссамы Хаҗи Морат Казаков ясаган “Бәләкәй Тукай” сурәте куелган. Рәсемдәге Габдуллаҗанның моңлы күз карашы беркемне дә битараф калдырмый. Янәшәдә халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның сүзләре язылган: “Халкын һәм үзен хөрмәт иткән һәр татар Кушлавычны читләтеп узарга тиеш түгел, чөнки Кушлавыч – Тукаебызның кендек каны тамган җир!”.
Кушлавыч бәләкәй Габдуллаҗанга нибары дүрт ай хәсрәтсез, борчусыз гомер бирә. Ләкин әнә шул бишектә уздырган, үзе хәтерләмәгән кыска Кушлавыч чоры шагыйрь күңелендә мәңгелек илһам чыганагы булып кала. Дөньяның байтак ачы-төчесен күргән Тукай, 23 яшенә җиткәч, Кушлавычны сагынып язган “Туган авыл” шигырендә болай ди:
“Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”.
Ләйлә Мөхәммәтшина,
Кушлавыч музее мөдире
http://arskmedia.ru/2018/07/22/kushlavyich-zgaresh-kichera/