Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
“Аралашуны балалардан башлыйк”
Арчада калфаклар, милли киемнәрдән бик күп хатын–кыз күреп аптырап та калучылар булгандыр. Әйе, безгә 7 чит илдән (Австралия, Швеция, Бельгия, Белоруссия, Казахстан,Болгариядән дә бар), 26 Россия Федерациясе төбәгеннән (бер ханым Көньяк Сахалиннан ук килгән, Новосибирск, Сургут, Сарытау һәм башкалар), Татарстанның 28 районыннан 147 кеше килгән иде. 25–27 июльдә Арчада Бөтендөнья татар хатын–кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы күчмә утырышы булды. Ул “Татар язучылары әсәрләрендә милли йолалар, гореф–гадәтләр һәм аларның бүгенге көндә кулланылышы” дигән исем белән үтте.
“Ак калфак”ларны арчаларга гына хас кунакчыллык белән район чигендә каршы алдылар. Көннәре әнә шулай җыр, татар моңы белән башланып китте. “Арча бизәкләре” ансамбле чыгышын карап хозурландылар, үзләре дә рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар, җырладылар.
Шундый матурлыктан “айнырга” да өлгермәделәр, яңадан гүзәллек дөньясына кереп чумдылар. Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова кунакларны кочак җәеп каршы алды. Затлы милли костюмнардан “Ләйсән”, “Егетләр” халык вокаль ансамбльләре кызлары һәм егетләре җырлауларын бик яратып тыңладылар, алар белән фотога төштеләр, “Әлифба” музеенда булдылар, көллият белән таныштылар. Ә залда Шекә мәктәбе укучылары аларга “Җыен”, Сөрдедән “Чулпы” коллективы “Орчык өмәсе” күренешен тәкъдим итте.
– Бөек Тукайны биргән Арча төбәгенә килү күптәнге хыялым иде. Ниһаять, ул тормышка ашты. Мин үзем Мамадыш ягыннан. Түбән Камада яшим. Арча ягы, дип мактап сөйлиләр. Үз күзләрем белән аны күрәсем, тырыш халкы белән аралашасым килде. – диде Түбән Камадан балалар бакчасында методист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 9 китап авторы Нурзия Мирхазова һәм үзенең Тукайга багышлап язган шигырен укыды, музейга “Бүләк” исемле китабын бүләк итеп тапшырды.
Ул көнне “Ак калфак”лар “Әдәбият һәм сәнгать”, “Казан арты” тарих–этнография музейларында, “Остабикә” иҗат студиясендә булдылар, кичен Арча үзәк стадионына җыелдылар. Аларны “Яшь йөрәкләр” халык ансамбле капка янында ук каршы алды. Арчабызның кул эшләре осталары хезмәткәрләре – Альбина Зыятдинованың милли яулыклары, Әлфия Сабирова, Ләйлә Гарипованың калфаклары, Рәмзия Галимҗанованың түбәтәйләре, Минсадыйк Әсхәдуллинның агач эшләнмәләре берсен дә битараф калдырмады. Калфак–түбәтәй–яулыкларны көзге каршында киеп карый–карый үзләренә сатып та алдылар. Шунда ук “Каурый каләм”нәр катнашында “Әдәби мәйдан” оештырылды.
Арчадан “Рус җыры” халык ансамбле, Сәрдәбаштан “Туым җондозы”, Шурабаштан “Шишор”, Урта Сәрдәдән “Яшь йөрәкләр”, Якты Көннән “Уракчы кыз” фольклор коллективлары татар, рус, мари, керәшен йортлары белән таныштырдылар, милли ризыклары белән сыйладылар. Ә мәйданда кунаклар рәхәтләнеп уйнадылар, чүлмәк тә ваттылар, берничә кеше бер пар чаңгыга басып та йөрделәр, чиләк–көянтә белән су да “ташыдылар”, кашыкка йомырка салып та чаптылар. Аларның шундый бер сыйфатларына игътибар иттем, ялындырып торуны белмиләр, уенда да бик теләп катнашалар, бииләр дә, музыка башлануга кушылып җырларга да әзер торалар.
– Мин үзем Чаллыда яшәдем. Балаларымның берсе Нью-Йоркка, икенчесе Швециягә китте. Оныкларым татар телен онытмасын, дип Швециягә еш барып йөрдем. Шунда булачак ирем белән дә таныштым. Менә ун ел инде бик матур яшибез. Швециядә Европа татарлары альянсы бар. Өйләрдә җыелабыз, сөйләшәбез, аралашабыз, мин шигырьләремне сөйлим. Башта җырчы кызым Вероника өчен генә яза идем. Аннан башкалар өчен дә иҗат итә башладым. Сүзләрен дә, көен дә үзем язам. “Алтын мөнбәр” фестивале менә ничә ел инде мин иҗат иткән «Я, Ходаем» җыры белән башланып китә. Европа илләре буйлап йөреп, режиссер буларак Сабантуйлар оештыруда катнашам. «Европа татар кызы» бәйгесе уздырдым. Беренче тапкыр. Чаллыда яшәгәндә Арчада булганым бар иде. Бик нык үзгәргән, матурланган. Сокланып туя алмыйм, – диде Швециядән. Әнүзә–Аина Зеттерлунд.
– Ә минем Арча турында хәтта ишеткәнем дә юк иде. Авыл җирендә татарлар ничек яшәгәнен карарга дип килдем. Монда бар нәрсә яңа, матур, урамнар чиста, каралган. Кешеләре шундый ачык йөзлеләр. Исем китеп йөрим, – диде Көнъяк Сахалиннан килгән Раушания Бабикова.
Кичен дә тик тормады хатын–кызлар. Тулай торакта Сверлаудан килгән кунаклар үзләренә генә хас тамбурлы чигү буенча осталык дәресе үткәрделәр. Көне буе йөреп арсалар да, аның белән дә кызыксынучылар табылды. “Күз йомылса да, кул эшләргә тырышты”, – дип шаяртыштылар соңыннан.
“Ак калфак”ларның һәр көне шулай тыгыз һәм кызыклы булды. Программа искиткеч бай, мәгълүмат бик күп иде. Районның кайсы почмагына барсалар да, аларны бик җылы каршы алдылар, татар халкына хас булганча сыйламыйча җибәрмәделәр, берсеннән–берсе күңелле чаралар тәкъдим иттеләр. Икенче көнне төшкә кадәр кунаклар Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыгып киттеләр. Кушлавычта булдылар. Аларны Тукаевлар гаиләсе музей–йорты капка төбендә ипи–тоз белән көтеп торалар иде. Музей ишегалдында авылның кул эше осталары осталык дәресләре үткәрде, үз иҗатларын тәкъдим итте. Ә “Сәйләннәр” фольклор төркеме “Бала карарга килү” фольклор күренешен күрсәтте. Аннан музей белән таныштылар, мәчетне карадылар, зиратта булдылар. “Мулла” чишмәсе дә (бу хакта тулырак итеп киләсе санда укырсыз) шул көнне ачылды.
Яңа Кырлайда музейга керү юлында ук хатын–кызларны Тукай әсәрләре, әкиятләре геройлары Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Сарык белән Кәҗә, Маэмай һәм башкалар каршы алды, алар катнашында театралъләштерелгән күренеш булды. Музейны карадылар, су буенда Су анасы белән фотога төштеләр, “Чума үрдәк, чума каз”, “Так калу” һәм башка халык уеннарында катнаштылар. Тик вакыт тар булды, үзләре әйткәнчә, Габдулла Тукай музеен карап чыгу, хозурлану, ләззәт алу өчен үзенә бер көн кирәк”.
Сәгъди карт йорты ишегалдына аяк басуга Шурадан “Чордашлар” фольклор төркеменең дәртле татар такмаклары яңгырады. Сызгыра–сызгыра җырлаулары кунакларны таң калдырды. “Чыпта сугу” күренешенә исләре китте. Тау астына төшеп, чишмәсенең суыннан да авыз иттеләр, Тукай әкиятләре геройлары сыннары янында истәлеккә фотога да төштеләр.
Төштән соң кунаклар ике юнәлештә чыгып китте. Берсе Урта Курса, Сеҗе, икенчесе Яңа Кишет, Ташкичү авыл җирлекләренә юл алды. Мин үзем беренче төркемгә иярдем. Беренче тукталыш Сарай–Чокырчада “Җидегән чишмә” янында булды. Биредә бик матур. Чишмә буенда гына фонтаны да бар. “Ак калфак”лар биредә “Алма бакчасы” исемле театральләштерелгән күренеш карадылар. Зәвыклы, затлы костюмнардан (үзләре тектергән) җилкәләренә чиләк–көянтә күтәргән кызлар, җырлый–җырлый алар янына килгән егетләр… Искиткеч. Кунаклар изге теләкләр теләп чишмә улагына көмеш тәңкәләр ташладылар, кызлар–егетләр белән биеделәр, карарга килгән авыл апа–әбиләрен дә “селкеттеләр”, милли ризыклардан авыз иттеләр. Аннан соң Курсага юл алдылар, Мөхәммәтвафа мәчетенә керделәр, Урта Курса мәктәбенең “Туган як” музее белән таныштылар, Госман Бакиров әсәреннән өзек карадылар. Ә мәдәният йортында “Сепарат аерту” күренеше тәкъдим ителде. Аны да ошаттылар, яшь талантлар Кәрим Закирҗанов, Әнис Шакиров җырлауларын да бик яратып тыңладылар.
Гөберчәктә авыл башында “Ак калфак”ларны Мөхәммәт Мәһдиев ролендә Марс Абдуллин каршы алды. Аннан кунаклар җигелгән, бизәлгән атларга утырып, язучы музеена юл алдылар. Бу алар өчен көтелмәгән һәм бик кызык күренеш булды. Ә музей каршына Сабантуй кебек, бөтен авыл халкы җыелган. Хуҗалар “Урак уру” күренешен күрсәтте, Халидә Әхмәдиева ипи пешерергә өйрәтте. Аннан соң музейда, М.Мәһдиевның төп нигезендә булдылар, тәм–томнар белән дә сыйландылар.
Икенче юнәлештә киткәннәр дә бик ошатып кайткан. Яңа Кишеттә дә, Ташкичүдә дә аларны ачык йөз белән каршы алганнар, фольклор күренешләр күрсәткәннәр, оста куллар, аларның иҗатлары белән таныштырганнар, җырлы–биюле уеннар оештырганнар, милли ризыклар белән сыйлаганнар, Хәтнәгә изгеләр чишмәсенә дә барганнар. Кичен Арча Мәдәният йортында “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары, үзешчәннәр чыгышы булды.
Өченче көнне Арча белән танышуларын дәвам иттеләр. “Бәләкәч” балалар бакчасында, балалар сәнгать мәктәбендә, “Шәрык” мәчетендә, “Җиңү паркында булдылар. Ә Арча педагогика көллиятендә пленар утырыш үтте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Бөтендөнья татар хатын–кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров катнашты. Кадрия Идрисова Арча хакимиятенә, шәһәр, авыллар халкына, бөтен җитәкчеләргә шундый чаралар үткәргәннәре өчен олы рәхмәтен белдерде, аларны оештыруда башлап йөрүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
– Килгәнегез өчен рәхмәт. Сезнең Тукайны биргән төбәктә җыелуыгызга шатбыз. Балалар бакчаларында татар теле тәрбиячеләрен бетерергә уйлыйлар. Без аңа каршы чыгып, үз бюджетыбыз исәбенә бу эшне көйләргә булдык. (Кул чабулар.) Һәркем үз эшен дөрес итеп башкарса, милләтебез үсәчәк, ничек кенә тырышсалар да, халкыбыз да, телебез дә бетмәячәк, – диде Илшат Нуриев. – Киләчәктә дә аралашып яшик. Бездә “Тукай оныклары” дигән лагерь бар. Үз төбәкләрегездәге балаларны җибәрегез. Аралашуны балалардан башлыйк.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/2018/08/01/aralashunyi-balalardan-bashlyiyk/