События

Туган җиргә тугрылыклылар 10.08.2018

Туган җиргә тугрылыклылар

Бер танышым: “Элек кадрларны райком әзерли иде. Хәзер “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте әзерләп җибәрә”, – дип әйтә. Сүзләренең хаклыгына инандыру өчен бармакларын бөгә–бөгә биредә чыныгу алып,  белемнәрен тирәнәйтеп район, хәтта республика дәрәҗәсендә эшләүчеләрне саный.

Мин боларны үзем дә беләм, билгеле. Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховның: “Белгечләрне читтән алганчы үзебезнең егетләрне һәм кызларны укытып кайтару отышлырак дигән фикергә килдем”, – дип әйткәне бар.

Әле дә менә аның белән яшьләрне авылда калдыру, югары уку йортларында укытып үзләренә кайтару турында сөйләшеп утырабыз. Аның кабинетына кеше өзелми, кайсы киңәшергә, кайсы кул куйдырырга кереп тора.

– Менә бу безнең үз егетебез Зөфәр Галиәкбәров була, Курса–Почмактан, – дип таныштырды ул аларның берсе белән. – Укытып кайтардык, хәзер хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы буенча белгеч. Әлеге вазифаны аңа кадәр лаеклы ялга чыкканчы Исламгали Минһаҗев матур гына башкарган иде. Егетебез матур гына эшли.

Җитәкче әйткәннәрне көчкә язып өлгерәм: “Ренат Шәрәфиев Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап кайтты. Хәзер баш энергетик. Венер Исмәгыйлев ветеринария академиясендә укыды, хәзер хуҗалыкның баш ветеринария табибы. Сиринә Гайсина – орлыкчылык агрономы, Рәис Шәрәфиев – терлекчелек буенча механик, Салават Әхмәдиев – баш икътисадчы, Айсылу Фәхретдинова – баш зоотехник, Гүзәл Шәрәфетдинова, Динә Хәйруллина – икътисадчылар, Рәмис Нигъмәтҗанов – азык әзерләү буенча кыр бригадиры (андый вазифа да бар биредә), Ләйлә Закирова – үсемлекчелек буенча белгеч, Руфинә Закирова – хисапчы…”

– Мин үзем мәктәп укучылары белән очрашуга яратып йөрим, – ди Шәйдулла Имам улы. – Очрашуларга шушы җирлектә туып–үскән, шушы мәктәпләрне тәмамлаган белгечләрне, механизаторларны, терлекчеләрне, башка һөнәр ияләрен чакырабыз. Хисап җыелышларына өлкән сыйныф укучыларын дәшәбез. Ата–аналар белән дә киңәшәм, мәктәпне тәмамлаган баланың киләчәген сайлауда алар да мөһим роль уйный бит.

Игътибар иткәнем бар: хуҗалыкта белгечләр генә түгел, механизаторлар да нигездә яшьләр. Раил Фәйзрахманов яшь комбайнчыларның республика конкурсында җиңү яулап кайтты. Нияз Шәфыйков, Фәнзил Минсафин һ.б. уракта макталырлык итеп эшлиләр. Илмир Нургаянов, Раил Җаббаров, Тимур Моисеенко Үрнәктәге көллиятне тәмамлап кайттылар, хәзерге вакытта ындыр табагында эшлиләр.

Быел Казан дәүләт аграр университетына хуҗалык юлламасы белән тагын ике егет кергән. Инсаф Нуриев, Ядкәр Һидиятов имтиханнарны уңышлы тапшырып, укулар башланганчы комбайнда эшләячәкләр. Хуҗалык аларга айга – 5 мең, Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек  министрлыгы 5 мең сум стипендия түли.

Югары белем алып кайткан белгечләргә бер тапкыр 300 мең сум акча бирелә, бер ел дәвамында ай саен 7,5 мең сум өстәмә түләнә.

– Арча районы яшь белгечләр иң күп кайта торган район, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Любовь Гайнетдинова. – “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте бу өлкәдә аеруча уңышлы эшли.

http://arskmedia.ru/2018/08/10/tugan-irga-tugryilyiklyilar/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение