События

“Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале Зөлфия Хәсәнова Гран–при алды 12.08.2018

“Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале Зөлфия Хәсәнова Гран–при алды

Быел “Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале “Борис Полевой” теплоходында сәяхәт итеп уздырылды. Анда “Нур” телестудиясе яшь журналистлары да катнашты һәм төрле номинацияләрдә җиңүләр яулады.

Талия Төхфәтуллина “Иң яхшы тележурналист”, Алия Сабирова “Иң яхшы режиссер”, Айзилә Сабирова “Иң яхшы тапшырулар алып баручы” исемнәренә лаек булдылар. Газета журналистикасы буенча “Тукай якташы” клубы яшь журналистлары сынатмады. Зөлфия Хәсәнова Гран–при алды. Илүзә Васыйлова –  беренче, Рүзәл Шәрипов өченче булды. “Иң яхшы радиожурналист” номинациясендә Алсинә Сәфиева – беренче, Динә Нәҗмиева өченче урынны яулады. Назлыгөл Нәкыйпова “Иң яхшы фотограф” дип танылды. Барлык җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә иҗади уңышлар телибез.

http://arskmedia.ru/2018/08/12/altyin-kalam-yash-zhurnalistlar-festivale-z-lfiya-hasanova-gran-pri-a...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение