События

Якташыбызның шигъри җыентыгы дөнья күрде 16.08.2018

Якташыбызның шигъри җыентыгы дөнья күрде

Шушы көннәрдә райондашыбыз — Урта Бирәзә егете Фирдүс Ганиевның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. «Күз күргәнем кәгазьдә» дип исемләнгән җыентыкта авторның соңгы ике елда иҗат ителгән шактый иҗат җимеше урын алган.

«Күңелгә илһам килеп тора, мин аны кәгазьгә төшерә барам, —  ди Фирдүс әфәнде, — шушындый тагын ике җыентык чыгарырлык шигырьләрем бар. Гомумән, 600 ләп шигырем бар. Көнгә 5-6шар шигырь язган көннәр була. Бу тормышта, дөньяда күзләрем нәрсә күрә, шундук күргәнемне шигырь юлларына салам».

Район халкына ул җырчы, гармунчы буларак та таныш. Күпләр Фирдүс Ганиевның «Арча» радиосы аша җырларын тыңлап, автор-башкаручы буларак та белә. Көй дә яза, бүгенге көндә 22 җырына көй язган, аларны үзе башкара. «Мин гармунчылар нәселеннән. Заманыөнда, ярты Арча егетен туйларында гармун уйнап өйләндердем», — дип горурлана ул.

Күп шигырьләре мәхәббәт турында Фирдүснең. Шагыйрь якташыбыз Радик Мөхәммәтҗановның  өченче буын туганы Фирдүс Ганиевның шигырь яза башлавы да кызыклы. Моннан ике ел элек, 44 яшендә, велосипедта барганда (ул гомумән, гел «сәпиттә» җилдерә) бер җыр көенә күңелендәге сүзләрне (төгәлрәге, бер чибәркәйгә гашыйк булу хисләрен) шигъри юлларга салып карый. Нәтиҗәсе — ул да шигырь яза белә икән бит! Ә хәзер андый мәхәббәт турындагы шигырьләрнең кәгазьгә төшми калганнары да ничаклыдыр! Чөнки, күңеленә хуш килгән гүзәлкәйләргә шундук шигырь чыгарып күңелләрен күрергә ярата ул. Таныш-белешләренә төрле бәйрәм, туган көннәр уңаеннан шигырьләр язып бирергә ярата, ә үзе туганы көнен 4 елга бер генә бәйрәм итә — 29 февраль көнне туган.

http://arskmedia.ru/2018/08/14/yaktashyibyiznyi-shigri-yientyigyi-d-nya-k-rde/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение