Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчада яңа балалар бакчасы һәм Җиңү паркы ачылды
Балалар да, өлкәннәр дә шатлана
Арчада бер көндә балалар бакчасы һәм Җиңүнең 70 еллыгы паркы ачылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 3 сентябрьдә Арча районында булды. Аны муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Мөхтәрәм кунак Арча шәһәрендәге 11 номерлы балалар бакчасын ачу тантасында катнашты. Әлеге бинада заманында башлангыч мәктәп урнашкан иде, аннан ул төрле хезмәтләр карамагына күчте. Ниһаять, менә ул үзгәреп, матурланып яңадан балалар карамагына бирелде.
— Республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән безнең районда балалар бакчалары проблемасы уңай хәл ителеп килә, — диде район җитәкчесе Илшат Нуриев үзенең чыгышында. — Менә бу бакча да шуның бер мисалы булып тора, без моңа бик рәхмәтле.
Фәрит Мөхәммәтшин ата–аналарны, тәрбиячеләрне, балаларны әлеге сөенечле вакыйга белән котлады.
— Игелекле бина булсын, сезнең шатлыклы йөзләрегезне күрү безнең өчен дә бәхет ул, — диде.
Бинаны үзгәртеп кору эшләрен башкарган “Арча МСОсы” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин бакча мөдире Гүзәл Хәбибуллинага символик ачкыч тапшырды.
Фәрит Мөхәммәтшин балалар бакчасы белән танышу барышында башкарылган эшләрнең сыйфатына уңай бәя бирде, бакча территориясендәге уен мәйданчыкларын охшатты.
Республика Дәүләт Советы Рәисе район үзәк хастаханәсенең ныклап төзекләндерелгән өлешен карады. Аннан соң Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә төзелгән үзәк паркны ачу тантанасында катнашты. Биредә олы кунакны сугыш һәм тыл, хәрби хезмәт ветераннары каршы алды. Фәрит Мөхәммәтшин алар янында тукталып хәлләрен сорашты. Ул Арча педагогика көллияте каршындагы “Прометей” клубы әгъзалары сугыш үткән Новгород өлкәсеннән табып алып кайткан экспонатларны кызыксынып карады, клуб җитәкчесе Илһам Низаметдинов белән сөйләште.
Күп санлы кунаклар, сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннар да, бу турында китаплардан укып, кинолардан күреп кенә белгән яшьләр дә, әлеге паркта булучы һәркем дулкынлану минутлары кичерми калмагандыр. Биредә бар да сугыш еллары рухы белән сугарылган, бу парк һәрвакыт Җиңүнең җиңел генә бирелмәгәнлеген, аның кадерен белергә кирәклеген исенә төшереп торыр.
— Арча шәһәренә мондый парк бик кирәк иде, — диде район җитәкчесе Илшат Нуриев. — Ул арчалыларның яраткан ял урынына әверелер, анда төрле чаралар үткәрелеп торачак, без анда күчмә кино–театр да урнаштырырга уйлыбыз.
— Биредә кеше һәрвакыт менә шулай күп булсын иде, дигән теләктә калам, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Бик матур парк төзегәнсез, аның Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төзелүе дә символик мәгънәгә ия.
Фәрит Мөхәммәтшин Арчаның үзгәртеп корылган 3 номерлы гомүмбелем мәктәбендә дә булды.
Соңыннан ул район активы белән очрашты. Очрашуны район җитәкчесе Илшат Нуриев ачты.
— Республика президент прогрммалары безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла, — диде ул. — Халыкның кәефе әйбәт, арчалылар үзләренә карата күрсәтелгән кайгыртучанлыкка яңа уңышлар белән җавап бирерләр.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Арчаның күзгә күренеп үзгәрүен билгеләп үтте.
— Республика да үзгәрә, — диде ул. — Рус, татар, мари һәм башка милләтләрнең үзара дуслыгы, бердәмлеге үсешебезнең төп нигезе булып тора. Республика алып барган сәясәт үзен аклый, милләтләр, диннәр арасындагы татулык — иң мөһиме.
Республика җитәкчеләре һәрвакыт халык арасында, бер сулышта. Безнең тотрыклы яшәү, кыенлыкларны җиңү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча республикада эш инде күптәннән алып барыла, киләчәктә дә ярдәм булачак. Авылда яшәп ничек инде сыер, тавык асрамыйсың? Сату культурасын үстерергә кирәк. Казан базарларында Израильдә үскән кишер саталар. Арча бәрәңгесен, кишерен юып, сатып алучыны кызыктырырлык итеп сатуга чыгарып булмыймени?
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың үсеш перспективаларына да тукталды, 13 сентябрьдә булачак сайлауларда актив катнашырга чакырды.
Ильяс Фәттахов