События

Сугалар, чәчәләр 21.08.2018

Сугалар, чәчәләр

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 20 августта  «Ак барс» агрокомплексы ширкәте комбайнчысы Яхия Габидуллинга

урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгәне өчен Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды. Ул хуҗалыкта урып-җыю, көзге чәчү, җир эшкәртү, терлек азыгы әзерләүнең барышы белән кызыксынды.

Район башлыгы быел ныклап төзекләндерелгән Курса Почмак урта мәктәбендә булды.

Илшат Нуриев бу көнне «Курса МТСы», «Игенче», «Тукай» ширкәтләре басуларында игеннәрне урып-җыюның барышын карады. «Тукай» ширкәтендә сафка басып килә торган 500 баштан артык терлеккә исәпләнгән комплекста булды.

http://arskmedia.ru/2018/08/21/sugalar-chachalar/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение