События

Арчалылар якташлары — язучы Вакыйф Нуриев белән очрашты 23.08.2018

Арчалылар якташлары — язучы Вакыйф Нуриев белән очрашты

20 нче август көнне 6 нчы номерлы мәктәптә якташыбыз, язучы, журналист, Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Вәкил улы Нуриевнең 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Кечегә шәфкатьле, олыга хөрмәтле” исемле очрашу кичәсе узды.

Чарада районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары һәм китапханәчеләр катнашты. Алар В. Нуриевның иҗаты белән  таныштылар, “Әбиемә-әфлисун” повестеннан өзек һәм  “Инша” хикәясен тыңладылар, “Хәйлә” исемле  юмористик әсәренең сәхнәләштергән вариантын карадылар. Вакыйф Нуриев юбилее уңаеннан басылып чыккан “Нихәлең бар, балам?..” исемле яңа китабы турында сөйләде, иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Шулай ук,  кичәгә язучыны котлау өчен Мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Р.Р.,  “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Гарипов Ш.З. һәм бер төркем авылдашлары килгән иде. Очрашу кичәсе матур җырлар белән үрелеп барды.

Район балалар китапханәсе мөдире Рәхимбаева А.Г.




http://arskmedia.ru/2018/08/22/archalyilar-yaktashlaryi-yazuchyi-vakyiyf-nuriev-belan-ochrashtyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение