Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Җыр керде күңелгә…
Сәхнә кешене танымаслык итеп үзгәртә, тамашачы алкышлары аңа дәрт өсти. Артист халыкка рухи азык кына биреп калмый, залдан килгән энергия белән үзенә дә рухи байлык туплый. Кайвакыт авырган, кәеф булмаган чакларда да чыгыш ясарга туры килә. Әмма сәхнәгә тамашачы каршына чыгу белән аларның барысы да онытыла.
Күптән түгел шундый бер очракка тап булдым. Арчадан бер төркем ветераннар белән Азнакайга барырга туры килде. Безнекеләр анда концерт куйды. Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбленә йөрүчеләр дә чыгыш ясады. Юлда таякка таянып килгән Питомникта яшәүче Лениза Садыйкова сәхнәгә җил–җил атлап, таяксыз чыгып баскач аптырап киттем. Ул үзе җырлый, йөзендә нур уйный, күзләре яна. Аягына операция ясаткан бу ханымга бу мизгелләрдә ничек авыр икәнен, сәхнә кырыенда чыгуга таянырга таягы көтеп торганын беләм бит инде. Ә ул сер бирми, горур басып, елмаеп, бөтен залны шаулатып җырлавын дәвам итә. Шул вакытта аның белән якыннан танышу теләге туган иде. Беркөн Нәсимә Гарифуллина аның өенә алып төште. Күптәнге танышлар кебек, бөтен дөньяны онытып, үткәннәрне искә төшереп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Аралашырга бик тә җайлы кеше булып чыкты ул.
– Алан авылыннан мин. 1943 елда тудым. Өч малайдан соң туган бер төпчек кыз булып үстем. Сугыштан яраланып кайткан әти вафат булганда әни минем белән йөкле булган. Шул килеш Суслонгерларга барып окоплар казып йөргән әле. Мине ул кызу урак өстендә басуда тапкан. Шулай берсеннән–берсе кечкенә 4 бала белән (иң олы абыйга 8 яшь иде) тол калган әни. Башта әби булышкан. Әти үлгәннән соң ул да безне ташлаган, – дип балачагын искә алды ул.
16 яшьлек Ленизаны читтән кайткан авылдашы Ким Садыйков урлап китә. Абыйсын көйләгәннәр дә, сеңлесен аның аша чакырганнар. Халаттан гына чыгып баскан, нәрсә булганын да аңышырга өлгермәгән кызның башына нидер кидереп куялар. Абыйсы булгач ул шикләнми, моны уен гына дип уйлый. Кызык булып китеп, чытлыкланып көлә дә әле. Бары тик егетнең өенә барып кереп, анда никахка әзерләнеп торганнарын күргәч, егет белән икесен бер бүлмәгә бикләп куйгач кына эшнең нидә икәнен төшенгән.
– Әни берни дә белмичә өйдә йоклап калды. Кире кайтып китеп булмый, хурлык санала. Калдым инде, – ди Лениза апа. – Башта Нижний Тагилга киттек, аннан Казахстанга. Ике балабыз да шунда туды. Бераз яшәгәннән соң рәхәт тормыш эзләп Үзбәкстанга күчтек. Әйбәт яшәдек, сүз дә юк. Мин төзелештә эшләдем. Фатир алдым. Депутат булып тордым. Тик никадәр рәхәт булса да, туган җир сагындыра икән. Арчага күчеп кайттык. Авыр чор иде әле ул. Кибетләрдә әйберләр юк заман. Башта Питомникта 9 квадрат метрлы баракта яшәдек, аннан йорт салып чыктык. Мин Питомникта төзелештә дә, пешекче булып та, клубта да эшләдем. Ким гомер буе шофер. Балалар да гаиләле. 6 оныгым гына бар. Үзем улым Тәбрик, киленем Гөлия белән яшим, кызым Илмира бездән ерак түгел генә үз гаиләсе белән тора. Бар да яхшы, мул, тик Ким гына рәхәтен күрә алмады, иртәрәк вафат булды.
Без сөйләшкәндә Гөлия ни арада чәй өстәле әзерләп куйган. Ризыклары – телеңне йотарлык. Шулай булмый, Гөлия балалар бакчасында пешекче, Лениза апа да оста. Кешеләр соравы буенча, туйларга, мәҗлесләргә өстәлләр әзерләп йөргән ул. Аяклары авырткач кына туктаган. “Туйларга егермешәр пирог, чәк–чәк пешерә, шуларда җырлап кунакларның күңелләрен дә күрә идем”, – ди ул. – Аннан Казахстаннан бишбармак, Үзбәкстаннан пылау пешерергә өйрәнеп кайттым.
Җырга сәләте әтисеннән килгән, дип саный ул. Әтисе бик матур җырлаган. Шәрип көе дигән җыры да булган. Лениза апа Үзбәкстанда Сабантуйларда җырлап йөргән, мәҗлесләрнең күрке булган. Сәхнәгә Питомникта яши башлагач кына менгән.
– Төзелештә эшләп аяклар бетте. Өйдә утыра башладым. Шунда Нәсимә килеп ансамбльгә чакырды. “Утырып җырларсың. Алып китеп, кайтарып куярбыз”, – диде. Башта шулай җырладым да. Казанга, Бардага, Азнакайга да бардым, фестивальләрдә, ярминкәләрдә дә чыгышлар ясадык, Арчадагы бер чарадан калмадым. 75 яшьлек юбилеемны да коллективым белән үткәрдем. Ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, элеккеге совхоз җитәкчесе Самат Мамаделеев, территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ибраһим Сабиров та килде. Рәхмәт Нәсимәгә, ярый чакырды, югыйсә, бәйләп өйдә утырган булыр идем, – диде ул.
Ә бәйләүгә килгәндә… анысына да бик оста икән Лениза ханым. Ул бәйләгән әйберләрдән зур күргәзмә ясарлык. Бакчасында үстергән яшелчә, җиләк–җимешләрдән дә ниләр генә эшләп бетермәгән. Килене Гөлия белән бергә. Бик дус яшиләр, бер–берсен мактап бетерә алмыйлар. Ә җыр яшәтә дә, яшәртә дә Лениза Садыйкованы. Ул аның гомерлек юлдашына әверелгән.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/2018/09/29/yir-kerde-k-elga/