Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Парлы гомер — олы байлык
Аллаһы Тәгалә Адәм балаларын Җир йөзенә парлы итеп яралткан. Пары Җир шарының икенче ягында яшәсә дә, насыйбы булгач кеше аның белән очрашып кавыша, гаилә кора. Арча ЗАГСында парлы гомер итүләренең түгәрәк даталарын бәйрәм итәргә килгән парлар арасында да шундыйлар бар — Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләрне тәкъдирләренә язылган никах сәгате очраштырып кавыштырган да, бүгенге көннәренә кадәр алып килгән. Һәм алар барысы да бүгенге көндә Арчаның Шәрыкъ бистәсендә төп нигез җылысын саклап, балалары, оныкларына терәк булып яши. Алар дигәнем — бер-берсен хөрмәтләп, тату, матур тормыш юлы үтеп, тырыш, уңган, акыллы балалар тәрбияләп үстергән гаиләләр — алтын туйларын бәйрәм итүче Тәнзилә һәм Габделхәй Идрисовлар, 37 елдан артык бергә гомер итүче Тәслимә һәм Хафиз Гайфуллиннар, 40 ел үрнәк гаилә булып гомер итүче Заира һәм Нияз Камаловлар, 42 елдан артык тигез гомер юлын үтүче Зәбидә һәм Дамир Шакировлар.
Яшьлек хисләрен кузгатучы Мендельсон маршы астында гашыйк йөрәкләрне кавыштыру залына үтүче парларны балалары, оныклары аягүрә басып каршы ала. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның тәбрикләү сүзләре һәм гаилә тормышына бәйле үтемле вәгазе һәм Коръән сүрәсе белән бәйрәм башланып китә. Хәзрәтнең сүзләрен куәтләп, парларга изге теләкләрен Расих Галимҗанов һәм баянчы Вагыз КЕМ җиткерә.
Һәр гаиләнең үз язмышы, үз тарихы. Яшел Үзән кызы Тәнзилә 1967 елда Арча педучилищесына укырга килә һәм беренче көнне үк училищеда лаборант булып эшләүче Габделхәй атлы егет белән таныша. Уку йортының фойесында торучы фортопианода эт вальсын уйный башлый кыз. Егет ишетеп, аңа: “Матур уйныйсыз”, — ди һәм күңеленә, “бу кыз минеке булачак”, дип салып куя. Шул көннән башлап ике яшь йөрәк арасында башланган дуслык мәхәббәт утына әверелә. 1969 елның декабрендә Арчада Идрисовлар гаиләсе туа. Хезмәт юлын 15 яшендә лаборант булып башлаган Габделхәй абый лаеклы ялга Арча типографиясеннән инженер булып китә. Ә Тәнзилә апа гомерен мәгарифкә багышлый, укытучы, балалар бакчасы мөдире булып эшли һәм лаеклы ялга чыкканчы Арча балалар тернәкләндерү үзәген җитәкли. Ике бала: кыз белән улга гомер биргән гаилә яшәүче йорт ял көннәрендә кунакка килгән балалар, оныклар авазыннан шау итеп тора.
Гайфуллиннар бүгенге көнгә кадәр саф мәхәббәт хисенә тугры калып яши. Районда Хафиз Мансур улы белән Тәслимә Самат кызын белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр, мөгаен. 1982 елдан алар Арча үзәк хастаханәсендә тәмле сүз, шифалы куллары белән, кирәкле киңәшләрен биреп халыкка хезмәт итәләр. Кукмара районы егете белән Сарай-Чокырча кызы Казан медицина институтында 2 нче курста укыганда таныша. Танышуын таныша, тик башка очрашу насыйп булмый үзләренә. Институтта соңгы уку көне. Баскычтан уйламаганда очраша алар. Сөйләшеп китеп, кинога барырга сүз куешалар. Шул көннән араларына мәхәббәт дигән хис үрмәли. Тик кабат аерылышу… Юллама белән икесе ике якка эшкә китә. 3 елдан соң өйләнешеп, яшьләр Арчага кайтып урнаша. Бер-беренә булган мәхәббәт хисе шатлыгын да, кайгысын да күтәрергә ярдәм иткән, алар бүген ике кызы, кияүләре, оныклары өчен үрнәк булып яши.
1978 елда Азнакайның Актүбә бистәсе кызы Иске Масрага кунакка кайта. Кунак кызын клубтан Нияз озата кайта. Очрашып йөрүләр озакка сузылмый – егет кызның кулын сорарга китә. Кичә генә кебек, ә артка борылып карасң, 40 ел вакыт үтеп бара. Ниязга әнисе кешеләрне эчкерсез ярату, хөрмәт итүнең иң мөһим байлык икәнлеген күңеленә сеңдереп үстерә. Гаилә коргач та Нияз абый бу нәсыйхәтне онытмый, аның өчен гаиләсе тормыш мәгънәсенә әйләнә. Алар ике кыз тәрбияләп үстерә. Заира апа Арча мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасында хезмәт куя, Нияз абый лаеклы ялга чыкканчы Арча торак-төзекләндерү һәм төзү идарәсен җитәкли. Бүгенге көндә алар кадерле әти-әни, оныкларына кадерле әби-бабай булып, бер-берсен хөрмәт итеп яши. Балалары аларны Арчаның тагын бер хөрмәткә лаек Шакировлар гаиләсе белән кода-кодагый булып яшәргә дә насыйп иткән. Бүген кода-кодагыйлар да гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Кукмара районы Иштуган авылы Зәбидә Арча педагогия училищесына укырга килә һәм Ямашев урамындагы йортка фатирга урнаша. Кыз, фатир хуҗасына булышып, көн дә чиләк-көянтә белән чишмәгә суга төшә. Ә беркөнне чишмә юлында кызны Арча егете Дамир очрата. Саф чишмә буенда кабынган очкын ике яшь йөрәккә ут кабыза. Озак та үтми, егет армия сафына алына. Рәссам булып хезмәт иткән егетнең карандашы кәгазь битенә сөйгәне образын ясый да, хат итеп туган ягына юллый. Армиядән кайтуга, язмыш егетне Иркутск ягына алып китә. Тагын көтәргә. Беренче очрашуларына 5 ел дигәндә Шакировлар гаиләсе теркәлә. Гаиләдә бер-бер артлы ике бала дөньяга аваз сала. Шакировлар гомер буе намуслы хезмәт белән яши: Дамир абый озак еллар җитәкче урыннарда эшләсә, Зәбидә апа гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Ул бүген дә балалар арасында, Арчаның Шәрыкъ һәм Үзәк мәчетендә дини гыйлем бирә, күп кенә дини чараларда башлап йөрүче. Шушы көннәрдә Шәрыкъ мәчетендә узган Коръән бәйгесен оештыруда да аның хезмәте зур булды.
Арча ЗАГС бүлеге һәм иганәче — “Шәрык” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин. “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина белән бергә оештырган бәйрәм рухы парларга тигез озын гомер кичерергә көч, дәрман бирер. Бүген алар балаларыннан гомергә берничә тапкыр гына ишетә торган ихлас рәхмәт сүзләрен (көндәлек тормышта дөнья куып, күп очракта якын кешеләребезгә рәхмәт әйтүне дә кирәк санамыйбыз бит күп чакта), оныкларының шигъри юлларга салган теләкләрен ишетте, үзләренең газиз кешеләре өчен бик кадерле икәнлекләрен тагын бер кат тойдылар. Якыннарының җырлы бүләкләрен ишетергә дә насыйп булды: Идрисовларга кызлары Гүзәл җырын багышласа, Тәнзилә Идрисова, Дамир Шакировның җыры юбилярлар өчен махсус яңгырады. Яшьлектә язылышу тантанасыннан да җанга рәхәт минутлар булды бу: ЗАГСның Дан китабына кул куйганда тагын бер кат дулкынлану хисләре кичерелде. Яшьлектәге күп хатирәләр хәтердә яңарды. Гаилә вальсын әйләнгәндә һәркем күңелендә бер генә теләк булгандыр: “Ходаем, тигезлектән аерма…”
Розалия Зиннәтова
http://arskmedia.ru/2019/04/03/parlyi-gomer-olyi-baylyik/