События

Арча якташлыгының чираттагы очрашуы булды

Арча якташлыгының чираттагы очрашуы булды

Бүген, 5 нчы апрель көнне,  Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды. Быел Казандагы традицион очрашу Театр елына багышланды.

Якташларны Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Республикасың атказанган мәдәният хезмәткәре, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрының директоры Фәнис Мөсәгыйтов сәламләде. 

Соңыннан Арча халкын Гөлзадә Сафиуллина да котлады һәм концертны башлап җибәрде. Сәхнәгә безнең Арча төбәгендә туып – үскән һәм хәзер татар эстрадасы күгендә якты йолдызлар булып кабынган сәнгать осталары белән беррәттән үзешчәннәребез дә катнашты. Аерым алганда, концертта Гөлзада Сафиуллина, Шамил Әхмәтҗанов, Фердинанд Фәтхи, Вәис Бәйрәмов, Лилия Хәмитова, Нурзадә, Фәрид Низамиев, Динара Шәйдуллина, Раниль Гарипов, Алмаз Нуруллин, Арча үзешчәннәре һәм башкалар чыгыш ясады.

Арча якташлар җәмгыятенең очрашуы традициягә әверелде. Без Арча халкы белән горурланабыз һәм алга таба да мондый очрашуларда якташларыбызны көтеп калабыз!

Барлык фотолар монда



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение