События

Сикертәннән Җәмилә апа юбилен үткәрде 28.04.2019

Сикертәннән Җәмилә апа юбилен үткәрде

Сикертәннән Җәмилә апа Минһаҗевага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова юбилярга Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Район социаль яклау бүлеге һәм авыл җирлегеннән дә котларга килделәр. Ире Гыйлемхан оста гармунчы була. «Гармунчылар матурларны ярата, сез яшь вакытта чибәр булгансыздыр?» — дип сорадык. «Безнең әни дә, әти дә бик матурлар иде», — дип сөйләде балалары. Җәмилә апа килене Равия белән яши. Улы күптән вафат. Килен белән кайнана аерылмый. Бергә—бергә өч малай тәрбияләп үстерәләр. Җәмилә апаның балалары: «Равия әйбәт булмаса, безнең төп нигезгә кайтасы килеп тормас иде, — диләр. — Равиябез бик әйбәт. Шушында кайтасы килеп тора». Без юбилярга исәнлек—саулык телибез.






http://arskmedia.ru/2019/04/27/sikertannan-amila-apa-yubilen-tkarde/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение