Вакыйга

“Бизнес-десант” эшмәкәрләргә ярдәмгә килә 24.11.2015

“Бизнес-десант” эшмәкәрләргә ярдәмгә килә

Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән кызыклы проект башлангыч алды. Ул бөтен республиканы колачлар дип уйланыла. Үз эшен ачарга һәм җәелдерергә теләүчеләргә бушлай бизнес-идеяләр вәгъдә итәләр.

“Бизнес-десант” проекты үз эченә эшмәкәрләр өчен бер төркем белем бирү семинарларын ала. Татарстанның Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге башлангычтан республикабызның бер генә районы да читтә калмас дип уйланыла. Чаралар 17 ноябрьдән алып 17 декабрьгә кадәр дәвам итәр дип ниятләнә.

Семинарда катнашучыларга бушлай әзер документлар комплекты белән бизнес-идеяләр тәкъдим ителә. Алар ярдәмендә кыска вакыт эчендә бизнесның яңа юнәлешен эшләтеп җибәрергә мөмкин. Бу проектта бизнес өлкәсендә чарланган кеше дә, әле беренче генә адымнарын ясарга теләүчеләр дә катнаша ала. Эшмәкәрләргә Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү формалары һәм инфраструктурасы турында җентекләп сөйләнәчәк. Шул исәптән «Фабрика предпринимательства» һәм «Ваш доступ к рынку» порталы турында да мәгълүмат биреләчәк.

Моннан кала семинарда катнашучылар каршында тәҗрибәле бизнес-тренерлар да чыгыш ясаячак. Алар кризис шартларында маркетинг серләре, тендер һәм салымнар белән бәйле законнарының нечкәлекләрен аңлатачаклар.

Беренче семинар 17 ноябрь көнне Мөслим авылында узган – анда 100дән артык эшмәкәр катнашкан. 18 ноябрь көнне “Бизнес-десант” Базар Матаклары һәм Актанышка килеп төшкән. 19 ноябрьдә проектны Азнакай һәм Олы Кайбыч, ә 20 ноябрьдә Арча, Яшел Үзән һәм Зәй кабул итте.

Чыганак: http://trkarcha.ru/biznes-desant-eshm-k-rl-rg-yard-mg-kil/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение