События

Носы Әлмәндәре 01.09.2019

Носы Әлмәндәре

Гаҗәеп кешеләр бар бу дөньяда. Кайберләренә карап сокланып туя алмыйсың, Күптән түгел шундый кешеләрнең берсе белән Носыда очраштык. “Носы Әлмәндәре” дип атадылар аны. Шушы авылның аксакалы, 89 яшьлек Габделбарый абый Мортазин турында сүз бара монда. Яр буенннан чишмә тапкан ул. Шуны казып, манаралар белән будка ясатып, тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алган. “Габделбарый” чишмәсе дигән язу да куйганнар.

– Кортлар тотам мин. Өй артында да бар, авылдан бераз читтәрәк умарталыкта да. Умарталыкка барганда тау кырында бер урында су саркып утырганын күреп, үткән-барганда башта таяк белән кәшәләп, аннан кул белән актарып китә торгач, су юлы барлыгын белеп алдым. Чишмә чсап, аңа тормыш бирергә булдым. Башта суы әйбәт килде, аннан нык кимеде. Янында тагын бер чишмә   казыдым, – диде ул. – Тау кырыйлары әрәмәлек иде, аны чистарттым. Тирә-юне сазлык. Дүрт трактор балчык, ике трактор вак таш кына китте. Коймасын ясарга Дамир, будкасын эшләргә Дамир исемле авылдашларым булышты. Манарасын Биектаудан сатып алып кайттык. Баларым да бик зур ярдәм итте. Барысына да рәхмәтлемен. Миңа бу чишмә үз балам кебек кадерле.

Чишмәнең икенчесен дә ачарга исәпли Барый абый. “Анысын Гөлйөзем, дип атыйм, анагыз да минем янда булсын”, – ди балаларына. Моның белән генә дә чикләнергә исәбе юк әле ветеранның. Ике чишмәне тоташтырып койма кору, шунда ял итү урыны булдыру турында хыяллана. Эшләячәк тә ул аны, уйлаган эшен ярты юлда калдыра торган кешегә ошамаган. 85 яшендә правасын алыштырган, арбалы мотоциклда элдертә, 89 яшендә мотоблок сатып алган. Авылга матурлык бирсен дип агачлар утырта. Бик оста балта остасы булган, тәрәзә йөзлекләре ясаган, өен челтәрләп бетергән булган. Әле дә бу эшен ташлап бетерми.

– Мәктәпкә дә булыша. Берәр инструмент я ярдәм, киңәш кирәк булса, йорты күршедә генә булганга, аның янына керәбез. Бөтен эш кулыннан килә аның. Кирәк булса, түбәгә менеп китәргә дә күп сорамый. Бер минут та тик тора торган кеше түгел ул, – диде Носы мәктәбе җитәкчесе Вәсим Бәдертдинов. – Балалары бик игелекле булды. Икесе авылда яши. Читтәгеләре дә туган нигезләренә еш кайтып, әти-әниләренә булыша.

– Әтинең, чыннан да, кулыннан килмәгән эше юк. Әти балта остасы булса, әни дә кимен куймаган, туйларга, юбилейларга мич ризыклары пешергән, – диде аңа кушылып кызы Гөлүзә. – Алар кебек гомер буе бер-берсенә терәк булып яшәгән гаилә бик сирәк. Тормышны, матурлыкны бик яраталар, чиста, пөхтә булдылар. Юк нәрсә белән генә дә безнең куңелне дә күрә белделәр. Бөтенебез җыелып чыршы бизәү, тирә-як бала-чагасын җыеп чыршы бәйрәме үткәрү (Кыш бабай белән Кар кызы әти-әни үзләре була иде) бездә гаилә традициясе. Яңа ел бәйрәме минем өчен әти-әни бәйрәме ул. Җәен берничә гаилә болынга менеп, уха пешерә идек.

– Бик тырыш кеше безнең әти. Көн саен өчтә тора. Кортларны карый, чишмәләрне барлый, себерке әзерли… – эшне табып кына тора. Өйгә биш минутка гына кереп чыга. Әни аның кайчан керәсен белеп, чәйләрен әзерләп тора. Ике атнага бер кайтабыз. Мунча ягылган, тәмле ризыклар әзерләнгән була. Кунак булып китәбез, – ди Фәридәләре.

Хәзер шулай дисә дә, кечкенәдән эшләтеп үстергән әтиләре балаларын. “Эшләп кеше үлми”, – дия торган булган. “Печән вакытында иртән сәгатьне бер сәгатькә алга, кич артка күчереп, телевизорны эшләми торган итеп сүндереп куя торган иде”, – дип искә ала кызлары көлеп. – Бәрәңгене чүп басты, кайтыгыз, дип шалтыраталар. Кортлар булгач, төнге икедә торып чыгабыз. Анда юньләп чүп тә булмый инде.

– Көн саен иртән иртүк безнең янга килә Барый абый. Хатын янына. Аны умарта тотарга, кортларны карарга өйрәтергә. “Әнә, егетең тагын килде”, – диям аны күрү белән шаяртып хатынга. Үзеннән соң аны өйрәтеп калдырырга тели  инде ул, – диде Вәсим Бәдертдинов.

Әнә шулай матур сөйләделәр Барый абый турында. Күренеп тора, балалары (биш бала) әти-әниләренә яратып, авылдашлары хөрмәт белән карый. Шул арада кияве үзенә гармун алып кереп бирде, Барый абый яраткан көен сузды. “Гөлйөзем апагыз картаеп китте, аңа ярдәмгә яшь хатын алмый булмас”, – дип кашларын сикертеп шаяртып та алды. “Бу яшьтә булмый дип торсаң, Алла сакласын”, –  дип урыныннан торырга булышырга дип кул сузган егетне дә елмаерга мәҗбүр итте.

Бу көнне барысы да Габделбарый чишмәсен ачарга җыелган иде. Алдынган гына коеп яуган яңгыр менә шулай аралашып утырырга мөмкинлек бирде. Аннан ялтырап кояш чыкты. Барысы да тау астындагы чишмә янына юл алды. Дога укып, азан әйтеп чишмәне ачтылар, йомшак суын эчтеләр, кызлары пешергән коймаклар, тәмле ризыклардан авыз иттеләр.

Үзен шулай зурлап килгәннәре өчен бик сөенде Габделбарый абый. Кая басканын белмәде, каушады. Горурлыгы йөзенә чыккан иде.

– Тагын бер чишмәне эшләп бетерәсем бар әле. Анысын “Гөлйөзем” дип атыйм. Ял итү урыннарын да ясыйм, Алла боерса”, – диде Габделбарый абый саубуллашканда. – Анысын ачканда да кунакка килерсез.

Әнә шундый искиткеч кеше булып чыкты заманында авырлыклар күрсә дә, тормышка мәхәббәтен югалтмаган, үзе өчен генә түгел, кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырырга теләгән тынгы белмәс Габделбарый абый Мортазин. Картаерга ашыкмый әле ул, күңеле мәңге унсигездә аның.

Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2019/08/26/nosyi-almandare/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение