|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
27.09.2019
Наласа мәктәбендә
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Наласа мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Атлап баручы автобус” дигән акция үткәрелде. Укучылар мәктәпкә бару, кайту юлында көн саен очрый торган юл билгеләрен искә төшерделәр, юл билгеләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. ЮХИДИ бүлекчәненең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова балаларга юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен аңлатты, “Бел, исеңдә тот, үтә” дигән эшче дәфтәрләр тапшырды.http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nalasa-mktbend
