События

Алмаз - Европа чемпионы! Котлыйбыз! 07.10.2019

Алмаз - Европа чемпионы! Котлыйбыз!

Арча егете Алмаз Закиров якшәмбе көнне төнлә генә Санкт--Петербургтан Арчага кайтты. Рәсемдә тренеры Газинур Борханов белән.

Тренеры Газинур Борханов, районның таэк--вондо буенча федерация рәисе, әтисе Илфат Закиров белән Санк--Петербургта  сугышчан сәнгать фестивалендә катнашты. Алмаз спортның ике төре буенча чыгыш ясады. Ул хапкидо буенча Европа чемпионатында, таэк--вондо буенча Бөтенроссия турнирында катнашты. Бу ярышларда Алмаз Татарстаннан берүзе катнаша. Тренерыннан: "Нинди өметләр белән бардыгыз? Җиңәрегезгә ышаныч бар идеме?" -- дип сорыйм. Тренеры Алмаз Борханов: "Җиңәбез! Призлы урынны алабыз, дип бардык, -- диде. -- Чөнки мин Алмазның мөмкинлекләрен, әзерлек дәрәҗәсен яхшы беләм". "Таэк--вондоны чамалыйбыз, ә менә хапкидо нинди спорт төре", -- дип сорыйм. "Хапкидо ул Кореянең сугышчан сәнгате, -- дип аңлатты тренер. -- Көндәшеңне нинди генә шартларда да сугышчан алымнар белән йолып алу, җиңү. Хапкидо алымнарын Кореяда гына түгел, күп илләрдә армиядә, полиция һәм төрле көч структураларында куланалар. Ә хәзер менә спорт төре буларак кереп китте ". 

85 кг. авырлыктагылар арсында Алмаз Закиров чемпион бул. Австрия спортчысын җиңә ул! Котлыйбыз Алмаз! Тулырак итеп район газетасында язарбыз. 

Бу кызыклы: Корея үз тарихында 900ләп хөҗүмгә дучар була. Һәм аның халкы хапкидо алымнарын куллану нәтиҗәсендә дошманнарын җиңеп бара. Хапкидо рухы ул -- туган илеңне ярату, аңа бирелгәнлек һәм тугры калу. Хапкидо 1963 елда гына рәсми исем ала. Мәгънәсе: хап -- фикерне туплау, ки -- энергия, до -- юл төшенчәсен аңлата. 

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/almaz-evropa-chempiony-kotlyybyz



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение