|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
26.11.2015
Арча үзәк китапханәсендә бәйрәм чарасы узачак
27 ноябрь Әниләр көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә » Әни — беренче сүз ,тормышта иң мөһим сүз» исеме астында бәйрәм узачак. Чарада: Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов , "Единая Россия" сәяси партиясе җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, ятим балаларны опекага алган әниләр, Арча педагогия көллияте студентлары катнашачак дип көтелә. Бәйрәмдә якын кешеләребез әниләребез өчен шигырьләр сөйләнәчәк, җырлар җырланачак.Чыганак: http://trkarcha.ru/archa-z-k-kitaphan-send-b-yr-m-charasyi-uzachak/
