События

Көрәшне бозмаска иде... 15.12.2019

Көрәшне бозмаска иде...

Бу фикерне узган шимбәдә Наласада яшүсмерләр арасында Рамил Шаһисламов истәлегенә “Игенче” ширкәте призына узган көрәш бәйгесендә катнашкан күп кешедән ишетергә туры килде.

Иң башта Рамил белән таныштырып узыйк әле. Ул шушы авылда туып-үскән, 90нчы еллар азагында тренер Таһир Лотфуллинда шөгыльләнеп район, республика турнирларында җиңү яулап килгән өметле яшь көрәшче иде. Ни кызганыч, 2000 елның августында дус егете Илнур белән юл һәлакәтендә  чәчәктәй яшь гомерләре өзелде. Ул көнне авыл халкы әле дә тетрәнеп искә ала. Язмыштан узмыш юк... Урыннары оҗмахта булсын.

Турнирны оештыруда тренер Таһир Лотфуллин башлап йөрде. Рамилнең бертуганнары, дуслары, авыл яшьләре, эшмәкәр Төхвәтуллиннар, “Игенче” ширкәте иганәчелек ярдәме күрсәтте.

Сүз уңаеннан шунысын әйтик, Рамилнең энесе Радил Шаһисламов абыйсы кебек үк кечкенәдән көрәшеп үсте. Рамилнең якты хыялларын аңа тормышка ашырырга насыйп булды. Ул студент вакытта ук Казан шәһәре беренчелеген отты, М.Җәлил призына үткәрелгән бәйгедә икенче урын алды, һәм, ниһаять, берничә тапкыр район Сабан туеның абсолют батыры булып калды.

7 декабрьдә узган турнирда 2002–2003 елгы яшүсмерләр катнашты. Бәйгегә Биектау, Әтнә көрәшчеләре дә килгән иде. Аларны районның көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, “Игенче” ширкәте җитәкчесе Марат Вахитов, Рамилнең бертуганнары Радик һәм Радил Шаһисламовлар сәламләде, уңышлар теләде.

Турнирны ачканда ук Ринат Заһидович бәйгенең  элеккеге кагыйдәләр буенча узачагына басым ясады.

Җәмәгатьчелектә шау-шу тудырган көрәшнең яңа кагыйдәләре хакында без соңрак тренерлар, көрәшчеләр, җанатарлар белән дә фикер алыштык. Алар барысы бер авыздан бу кагыйдәләрнең чын милли татар көрәшен юкка чыгаруга китерәчәген әйттеләр.

– Ул үзгәрешләрне безнең спортчыларны дөнья аренасына чыгару максатында татарча көрәшне билбау көрәшенә якынайту өчен эшләделәр, диләр. Әмма, пәри башка, җен башка дигәндәй, һәр спорт төренең борынгыдан килгән үз традицияләре бар. Милли татар көрәшенә бу аеруча кагыла. Аның гасырлар буе чарланып килгән үзенә генә хас алымнарын, кагыйдәләрен башка төрле көрәш белән бутап бозмаска иде. Үзгәрешләрне Россия көрәш федерациясе рәисе Җәүдәт Миннәхмәтов исеме белән бәйлиләр. Мин аның яшь чагында бик матур, чиста көрәшкәнен, хәтта Үрнәк сабан туенда баш батыр калганын да яхшы хәтерлим. Шуңа күрә Җәүдәт Мидхәтович мондый юлга барыр дип уйламыйм, – диде Ринат Алеев.

Турнирның үзенә килгәндә, ул яшьләр арасында нәкъ үзебезчә көндәшен күтәреп алып келәмгә сала белүче өметле көрәшчеләр үсеп килүен раслады. Алар әле киләчәктә халкыбызны сөендереп шундый матур көрәш алымнары күрсәтеп мәйдан тотар, Алла боерса.

Турнир җиңүчеләре:

50 кг.га кадәр: 1нче урында  Айзат Филатов (Әтнә), 2нче – Богдан Андреев (Биектау), 3нче урында Илназ Сафин (Сикертән мәктәбе). 55 кг.га кадәр: 1нче урында  Эмиль Сабиров (Биектау), 2нче – Дилүс Әхмәдиев (Курса-Почмак мәктәбе), 3нче урында Курвонали Норкулов (Биектау). 60 кг.га кадәр: 1нче урында Динарис Таҗетдинов (АПК), 2нче – Фирзәр Хәйруллин (Биектау), 3нче урында  Айнур Сафиуллин (Биектау). 65 кг.га кадәр: 1нче урында Булат Фәхриев (АПК), 2нче – Хәлим Закиров (Әтнә), 3нче урында  Даил Зиннәтуллин (Әтнә). 70 кг.га кадәр: 1нче урын  Ралиф Сәлахетдинов (Арчаның 6нчы мәктәбе), 2нче – Артур Гыйбадуллин (ААПК), 3нче урында  Дәниф Ибраһимов  (АПК). 75 кг.га кадәр: 1нче урында  Инсаф Хәйруллин (АПК), 2нче – Илнар Сәлахов (Әтнә), 3нче урында  Салават Абдеев (Арчаның 6нчы мәктәбе). 80 кг.га кадәр: 1нче урында Марат Һадиев (Арчаның 6нчы мәктәбе), 2нче – Радил Фәйзиев (Биектау), 3нче урында Ранил Әшрәпов (АПК). 85 кг.га кадәр: 1нче урында Инсаф Мөбарәкшин (АПК), 2нче – Рәсүл Шәрифуллин (Апаз), 3нче урында  Данил Бариев (Әтнә). 90 кг. га кадәр: 1нче урында Рифат Фомин (Әтнә), 2нче – Булат Хөсәенов (Наласа), 3нче урында  Әмир Вәлиәхмәтов (Кәче). 90 кг.нан югары: 1нче урын  Айдар Мөхәрләмов (ААПК), 2нче – Илсаф Мөхәммәтҗанов (Әтнә), 3нче урында Назим Җәләлетдинов (Наласа).

Командалар арасында 1нче урынга Арча педагогика көллияте (тренер Ф.Зарипов) чыкты, 2нче урында Кәче һәм Иске Чүриле мәктәпләре командасы (тренер Р.Галиев), 3нче урында Апаз һәм Хәсәншәех мәктәпләре командасы (тренер М.Фаязов). Районнар арасында 1нче урында – Арча, 2нче – Әтнә, 3нче урында Биектау районы командалары.

Спортчылар Наласа урта мәктәбе коллективына (директоры Булат Гыйззәтуллин) шушы ярышны үткәрүне һәм катнашучыларны җылы ризык белән тәэмин итүне оештырганнары өчен аерым рәхмәтләрен әйттеләр.

Исрафил Насыйбуллин

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/krshne-bozmaska-ide



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение