События

Арча батырларын хөрмәтләде 24.12.2019

Арча батырларын хөрмәтләде

23 декабрьдә Арчада “Арча батырларын данлый” дип аталган алдынгылар слеты булды.

– Бу бәйрәм гадәттә Яңа елдан соң була иде, – диде Арча районы башлыгы Илшат Нуриев. – Бу юлы без аны ел ахырында уздырырга булдык. 2019 елда безнең горурланып сөйләрлек эшләребез бар. Бүген залда шул уртак уңышларыбызга ирешүгә иң зур өлеш керткән алдынгыларыбыз утыра.

Арчаларны Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов котлады.

Бәйрәм бер матур җыр кебек үтте. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү матур җырлар, чыгышлар белән аралашып барды. Татарстан Республикасы җыр фольклоры ансамбле чыгышы күңелләргә аеруча хуш килде.

Афәрин, арчалар! Киләчәктә дә эшләребез матур, бәйрәмнәребез ямьле булсын!

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-batyrlaryn-khrmtlde



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение