События

Чормадагы тарих 27.12.2019

Чормадагы тарих

Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров күптәннән торган иске келәтне сүтәргә тотына. “Чормада бер төргәк кәгазьләр таптым, – ди ул. – Әтинең узган гасырның 20,30,40,50нче елларындагы түләү кәгазьләре сакланган анда. Алар сезнең өчен дә кызыклы булыр”.

Рәис тулы бер тарих алып килгән. Әлеге саргаеп беткән кәгазьләрдә күпме язмышлар, күп төрле салымнар түләп газап чиккән кешеләрнең күз яшьләре. Авыл хуҗалыгы, ит, сөт, йомырка, сарык сөте һәм йоны, хайван тиресе, бәрәңге, ашлык тапшыру “йөкләмәләре”н үтәү, бала булмаганга салым, мәҗбүри юл эшләрен башкару турындагы кәгазьләр, белешмәләр, хезмәт кенәгәләре һ.б.

Без бу турыда тулырак язма әзерлибез. Сезнең дә чормаларда “тарих” ятмыймы?

Арск-Информ

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/chormadagy-tarikh



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение