События

2019 нчы елның шахмат буенча район чемпионы билгеле булды 02.01.2020

2019 нчы елның шахмат буенча район чемпионы билгеле булды

Алдагы ике якшәмбедә шахматчылар арсында иң көчле уенчыны ачыклау өчен район беренчелеге узды.

22 декабрьдә узган беренче турда 21 уенчы үзара көч сынашып араларында иң яхшы 8 шахматчыны билгеләде. Болар Марсель  Хәлилов,Илгизәр Галиәхмәтов,Исмагыйль Арсланов, Мөдәрис Лотфуллин,Мидхәт Гайнетдинов,Рамил Арсланов, Зөлфәт Фәйзрахманов,Данил Рәхимов.

29 декабрьдә исә шушы шахматчылар финалда турында уйнады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 3 урында Исмәгыйль Арсланов, көмеш медальгә Илгизәр Галиәхмәтов лаек булды, ә шахмат буенча район чемпионы титулын быел Марсель Хәлилов яулады.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/2019-nchy-elny-shakhmat-buencha-rayon-chempiony-bilgele-buldy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение