|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.01.2020
Гомер буе кыйпылчык белән яши
10 гыйнварда Арча район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Хәсәншәех авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Рәис Сәгыйтьҗановны 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары, бүләк тапшырды.
Рәис ага 1943 елда фронтка китә, автоматчы була, яралана. Ул әле дә башында снаряд кыйпылчыгы йөртә. Рентгенда күренә, өчпочмаклы, мигә якын булганга операция дә ясамаганнар.
Рәис абыйның бер аягында тез капкачы да юк икән. Шундый хәлдә дә ул озак еллар тракторда эшләгән, һәлакәткә очрап анда да исән калган (кабина сытылып беткән иде, диләр).
Яралары сызланса да, бирешми ветеран. Юморлы кеше ул, әле дә шаяртып сөйләшеп куя.
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gomer-bue-kyypylchyk-beln-yashi
