События

Депутатлар Арчада 15.01.2020

Депутатлар Арчада

14 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин, Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов Арча районында булдылар. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.

Билгеле булганча, 2021 елда Г.Тукайның тууына 135 ел тула. Республикада шушы юбилейга әзерлек башланды. Ә Арча районы бөек шагыйрьнең туган ягы. Депутатлар районның тарихи, мәдәни, социаль объектларында булдылар, юбилейга әзерлек уңаеннан башкарылырга тиешле чаралар турында  фикер алыштылар.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/deputatlar-archa-rayonynda-tukay-yuly-buylap-yrde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение