События

Авылда яшәсәң һәм эшләсәң йортлы буласың 22.01.2020

Авылда яшәсәң һәм эшләсәң йортлы буласың

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020–2025 елларга “Авыл территорияләрен  комплекслы үстерү программасының 2020 елга авыл территорияләрен комплекслы үстерү” яңа дәүләт программасын кабул итте. Шул уңайдан район башкарма комитеты  җитәкчесе Илшат Галимуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Илшат Әхәтович, әлеге программада авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче кешеләрнең торак шартларын яхшырту өчен нинди чаралар планлаштырыла?

– Беренче чиратта әлеге программаны авылларыбызны саклап калу юнәлешендәге мөһим адым дип саныйм. Әлеге программа нигезендә авыл территорияләрендә яшәүче кешеләргә торак шартларын яхшырту өчен субсидия биреләчәк. Әлеге субсидия авыл территорияләрендә торак төзү һәм алу өчен бирелә. Шәһәр һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләр әлеге программага кертелмәгән.

Элекке программада ике категория – яшь гаиләләр (35 яшькә кадәрге кешеләр) һәм башка кешеләр бар иде. Яңасында авыл җирлегендә даими яшәүче һәм эшләүчеләр (һәм аларның гаиләләре), авыл җирендә даими яшәргә һәм эшләргә теләк белдерүчеләр (һәм аларның гаиләләре) программада катнаша ала.

– Программада катнашучыларга эш буенча таләпләр куеламы?

– Агросәнәгать комплексында хезмәт килешүе буенча яки шәхси эшкәмәкәрлек эшчәнлеге алып бару яки социаль өлкәдә яки авыл хуҗалыгы терлекләре өчен ветеринария эшчәнлеге алып баручы оешмада эшләү (төп эш урыны) кирәк (оешмада бер өлкәдә кимендә бер ел өзлексез эшләү). Башка өлкәләргә кагылмый.

Болардан тыш, әле авыл территориясендә даими яшәүче һәм эшләүчеләр өчен авыл җирендә эшләү һәм яшәү, торак төзелеше бәясенең кимендә 30 проценты күләмендә үз акчаң булу, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылу шарт булып тора. Ә авыл җирендә даими яшәү һәм эшләү теләге белдерүчеләргә авыл җирендә яшәү өчен күчеп килергә, торак төзелеше бәясенең  кимендә 30 проценты күләмендә үз акчаң булырга, тору урыны буенча теркәлергә, яшәү һәм эшләү теләге белдергән авыл җирендә милегеңдә торак булмавы кирәк.

– Торак алгач нинди шартлар куела?

–Субсидияне алгач авыл җирлегендә кимендә 5 ел эшләү яки шәхси эшчәнлек алып бару.

Әлеге субсидияне ташламалы ипотека кредитын түләүгә тотарга ярамый. Субсидия торак бәясенең 70 проценты күләмендә бирелә. 30 проценты – гариза бирүченең үз акчасы. 2020 елга бер квадрат метрның бәясе 29 мең сум итеп билгеләнде.

Билгеләнгән чараларда торакны найм килешүе буенча төзүгә субсидия бирү каралган. Монда эш бирүче һәм муниципаль берәмлек төзелешкә үз өлешләрен кертә. Торак муниципаль берәмлек тарафыннан гариза бирелгән дата буенча чиратка куеп бирелә.

Хәзерге вакытта районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесе әлеге программада катнашырга теләк белдерде (барысы 28 кишәрлек).

Яңа дәүләт программасы буенча тулырак мәгълүматлар белән район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегендә танышырга мөмкин. Телефон: 3-16-44. Сорауларыгыз булса “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә языгыз, телефон: 3-11-58, электрон адрес: arvestnik@yandex.ru.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/avylda-yashs-m-eshls-yortly-bulasy

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение