События

Арчада иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайладылар 27.01.2020

Арчада иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайладылар

Бу бәйгедә Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче, Биектау, Балтач районнарыннан берәр укытучы катнашты. Алар үзләренең һөнәри осталыклары, уңышлы эш алымнары белән тәҗрибә уртаклаштылар.

24 нче гыйнвар көнне Арча районында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы Арча шәһәренең 6 номерлы урта мәктәбендә башланды. Бәйге нигезләмәсе буенча, укытучылар ачык дәрес һәм осталык дәресе күрсәттеләр. Арча районы данын Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район туры җиңүчесе Ләйсән Нигъматуллина яклады.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-i-yakhshy-tatar-tele-m-dbiyaty-ukytuchysyn-sayladylar

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение